Татарстанда митинглар турында законга үзгәрешләр кертелде

Бүген ТР Дәүләт Советында гражданнарның митинг, җыелышлар, тантаналы йөреш, пикетлар уздыруга хокукларына кагылышлы закон проекты кабул ителде. Аның нигезендә дәүләт учреждениеләренә керү юлыннан 50 метр радиус ераклыгындагы урыннарда митинглар үткәрүне тыю гамәлдән чыгарыла.

Республика законының 12 маддәсенә үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә мондый демонстрацияләр уздыру тыелган объектлар исемлеге тәгаенләнә.

«Закон проекты буенча гаммәви чаралар уздыруны тыю турында чикләр гамәлдән чыгарыла. Мондый чаралар үткәрү тыелган урыннар тәгаенләнә», — дип әйтте юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Шул рәвешле, митинглар метрополитен, тукталышлар, элемтә объектлары, физкультура-спорт учреждениеләре, социаль хезмәт, мәдәни оешмалар, балалар һәм яшьләрнең ял үзәкләре янында тыелырга мөмкин. Балигъ булмаган үсмерләр һәм инвалидлар өчен каралган урыннарда да мондый гаммәви чаралар үткәрү киңәш ителми.

«Без берсүзсез тыю турында әйтмибез. Гаммәви чара үткәрү турында хәбәр каралганда, вәкаләтле органнарга, тудырылган куркынычларны бәяләү хокукын бирәбез», — диде Рөстәм Заһидуллин.

Коми Республикасының «Коми Республикасында гаммәви чаралар уздыруның кайбер мәсьәләләре турында» законының Конституцияне бозмавын тикшерү буенча РФ Конституцион суды карары да чыкканын искәртик. Әлеге Карар нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары биналары янында митинг, җыелышлар уздырганда территорияне чикләү конституциягә туры килми дип әйтелгән.


Фикер өстәү