Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин массакүләм чаралар уздыру тыела торган урыннарны билгеләнгән канунны тәкъдим итте

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Дәүләт Советының алтынчы чакырылышының кырык беренче утырышында катнашты.

Утырыш барышында министр парламентарийларга «Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 12 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын тәкъдим итте, ул федераль законнардагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә эшләнгән.

Федераль законда ачык чаралар уздыру тыела торган урыннар билгеләнгән. Мондый урыннарга түбәндәгеләр кертелгән:

1) елга, диңгез, тимер юл һәм автомобиль вокзаллары һәм станцияләре, аэропортлар, диңгез, елга портлары, пристаньнар биналары һәм территорияләре;

2) мәгариф оешмалары, медицина оешмалары, социаль яклау оешмалары биналары һәм территорияләре, балалар һәм спорт мәйданчыклары;

3) гавами хакимият органнары биналары, шулай ук мондый биналарга турыдан-туры якын территорияләр, тормыш тәэмин итү объектлары, шул исәптән электр, җылылык, су үткәрү челтәрләре, су белән тәэмин итү челтәрләре һәм (яисә) су бүлеп бирү челтәрләре, газ белән тәэмин итү челтәрләре эшчәнлеген тәэмин итүче биналар;

4) гыйбадәт биналары һәм корылмалары, шулай ук мондый биналар һәм корылмалар урнашкан җир кишәрлекләре, хаҗ кылу урыннары.


Фикер өстәү