Татарстан Дәүләт Советының киләсе утырышы 18 ноябрьгә билгеләнде

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы 18 ноябрьдә узачак. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 15 мәсьәлә, шул исәптән 4 республика законы проектын һәм 3 федераль закон проектын карап тикшерүне күздә тота. Утырышның көн тәртибенә кертелгән республика законы проектларының икесе – беренче, тагын икесе икенче укылышта каралачак.

2023 елга һәм пландагы 2024, 2025 елларга Татарстан Республикасы бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты турында закон проектлары икенче укылышка әзерләнгән. Беренче укылышта мәгариф турында (физик мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны ике тапкыр бушлай ашатуны күздә тоткан) һәм Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары проектларының җайга салу көчен бәяләү турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак.

Утыз җиденче утырышта шулай ук Дәүләт Советының калдыклар белән эш итү өлкәсендә федераль законны камилләштерү инициативасы каралачак. Аерым алганда, Дәүләт Советы җитештерү һәм куллану калдыклары турында федераль законга үзгәрешләр кертү хакында закон проектын Дәүләт Думасына кертүне, шулай ук Россия парламентының түбәнге палатасы Рәисе Вячеслав Володинга һәм Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый җайга салу буенча тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Утыз җиденче утырыш кысасында Дәүләт Советының киләсе елга закон проектларын эшләү буенча үрнәк планы проекты каралачак. Көн тәртибенә шулай ук Дәүләт Советының Яшьләр парламенты турында карарына үзгәрешләр кертү хакында мәсьәлә урын алган. Депутатлар, федераль закон чыгаручылар кебек үк, яшьлек чорын 35 яшькә кадәр җиткерүне тәкъдим итә (Россиядә кабул ителгән яңалыкларны һәм киләсе чакырылышларда яшьләр парламентларын булдыруда исәпкә алу өчен).

Утырышта депутатлар Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының алтынчы чакырылыш башланганнан бирле эше турында һәм Югары Суд Рәисенең Татарстанда җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турында чыгышын тыңлаячак.
Президиум утырышында шулай ук Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасындагы тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча Дәүләт Советының чаралар планы каралды. Юлламадагы 29 тәкъдим буенча 60 төп чара планлаштырылган.


Фикер өстәү