Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе: ялган имзалар, җыелыш җыймый гына карарлар кабул итү…

Беркетмәләргә ялган имза кую, капиталь ремонт вакытында акчаны тиешле максатларда файдаланмау, җыелыш җыймый гына карарлар кабул итү, идарәче компания директорларының торак-коммуналь хуҗалык акчасын үз максатларында файдалануы, җитәкчелек итүче туганнар арасында матди кызыксынулар булу. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә әнә шундый күңелсез хәлләр очрый, ди белгечләр. Татарстан Иҗтимагый палатасында узган «туры элемтә»дә алар кешеләрдән килгән сорауларга да җавап бирде.

– Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хокук, тәртип бозу очраклары күп. Әмма аның нәкъ менә коррупция очрагына туры килүен дәлилләр өчен вакыт кирәк. Әйе, мондый хәлләр узган елларда булгалады. Әйтик, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә хезмәт вазыйфасыннан файдаланып, акча урлау очраклары булды, – диде Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге өлкән прокуроры Роберт Вәлитов.

Бу тармакка кагылышлы сораулар шактый булса да, ике сәгатьлек «туры элемтә»гә шалтыратучылар алай ук күп түгел. Кемнеңдер соравы ачык һәм анык булмау, кемдер башка өлкәгә караган сорау белән мөрәҗәгать итү сәбәпле, шалтыратучыларның мәгълүматларын гына язып алдылар. Алга таба андыйларга Иҗтимагый палата әгъзалары җавап табарга ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Зәй районыннан шалтыраткан Галина ханым: « Йорт эчендәге җылыту системасын ремонтлаган өчен идарәче компания анда яшәүчеләрдән акча сорарга тиешме?» – дип сорады. Торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле бүлеге башлыгы Марсель Низаметдинов аның соравына: «Әйе, мондый очракта чыгымнарны халык күтәрә», – дип җавап бирде.

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Марина ханымны торак конторасы башкарган эшләрнең сыйфаты канәгатьләндермәгән.
– 7 нче торак конторасы подъездга ишекләр куйган иде. Узган ел 100 мең сум акчаны счеттан күчерсәләр дә, алар үзләренә йөкләнгән эшне начар башкарды. Ишекне буямады да, җылытмады да. Аннан соң безне «1 нче бистә» дигән идарәче компаниягә күчерделәр. Аларга мөрәҗәгать иткәч, калган эшләрне бушлай эшләргә теләмиләр. Өстәмә акча таләп итәләр. Бу очракта без нәрсә эшли алабыз? Кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк? – дип сорады ул.
Марсель Низаметдинов аңлатуынча, бу очракта акчаны алган торак конторасы эшне үзе ахырга кадәр җиткерергә тиеш.

Тагын бер шалтырату шулай ук Әлмәттән булды. Роберт Галләмов: «Торак конторасы үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә башкармый, – диде. – Алар быел йортны яхшылап карап чыгып, җитешсезлекләрне язып алырга һәм төзәтергә тиеш иде, тик барысы да сүздә генә булды. Тиешле документлар тутырылмаган. Ни өчен алар үз эшләренә салкын карый?»

Белгечләр бу сорауга төгәл җавап бирер өчен, барлык моментларны карарга кирәклеген әйтте һәм ачыклап бетергәч, шалтыратучы белән элемтәгә чыгарга вәгъдә бирделәр.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү