Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре тапшырды

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге алдынгы хезмәткәрләргә, иң яхшы медик, укытучы, иҗат, фән-техника, спорт өлкәсе вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

«Бу залга төрле һөнәр вәкилләре: эшчеләр, авыл хезмәтчәннәре, дәүләт хезмәткәрләре, фән, мәдәният, медицина, мәгариф, физик культура һәм спорт өлкәсе эшлеклеләре җыелган, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, бүләкләнүчеләрне Президент, Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләп. – Сез – безнең горурлыгыбыз. Гомуми уңышыбыз нәкъ менә сезнең шәхси казанышларыгыздан туплана, республика тормышының елъязмасы языла. Сез намуслы хезмәтегез, республика язмышына битараф булмавыгыз белән үсеп килүче буынга һәм республикабызда яшәүчеләрнең барчасына лаеклы үрнәк күрсәтәсез». Фәрит Мөхәммәтшин тантананың Татарстан Конституциясенә 30 ел тулу уңаеннан узуын басым ясап әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл хезмәтчәннәренә тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен ирештереп, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Татарстанның Россия субъектлары арасында лидерлар сафында баруын искә төшерде. Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең барлык төрләре белән үзен тулысынча тәэмин итә һәм әле читкә дә җибәрә. «Авылларның картаюына, яшьләр өлеше кимүенә карамастан шулай, – диде парламент башлыгы. – Азык-төлек муллыгы өчен авыл хуҗалыгының гаять зур әһәмияткә ия булуын, шулай ук халык традицияләрен, милли мәдәният һәм телне саклау зарурилыгын исәпкә алып, авылга ярдәм итүдә мөмкин булганның барысын да эшлибез».

Парламент башлыгы фикеренчә, барлык милләт һәм дин вәкилләренең бердәмлеге уңышлы үсештә мөһим роль уйный.
Дәүләт Советы Рәисе бүләкләнүчеләргә республиканың социаль-икътисади, мәдәни һәм рухи үсешенә лаеклы өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде һәм саулык-сәламәтлек, уңышлар, озын гомер теләде.
Фәрит Мөхәммәтшин 40тан артыграк кешегә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.


Фикер өстәү