Рөстәм Миңнеханов Сергей Густов һәм Владимир Марковны бүләкләде

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Газпроммежрегионгаз» оешмасының генераль директоры Сергей Густов һәм «Газпром» оешмасының Департамент җитәкчесе Владимир Марков белән очрашуы узды. Очрашу барышында төбәктә газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук «Газпром межрегионгаз» эшчәнлеге кысасында башка уртак проектлар турында фикер алышу булды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Сергей Густовка “Дуслык” орденын, ә Владимир Марковка “ТАССР оешуның 100 еллыгы” медален тапшырды.


Фикер өстәү