Ир кеше генә өшкерергә тиешме?

– Оныгыбыз бик елак. Әбиләргә дә күп йөрдек. Файдасы булмады. Күз тигәндә, ир кеше өшкерсә генә файдалы, диләр. Әллә чынлап та дөрес инде? Кайсы ир-ат өшкерүчене киңәш итәрсез икән?

Фагыйлә Сабирова. Минзәлә

Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ, «Сәләх» мәчете имамхатыйбы:

Аллаһы Тәгалә өшкерү сәләтен, шушы көчне кемгә биргән, күз тигәннән шул өшкерергә тиеш. Ир-атмы ул, хатын-кызмы – мөһим түгел. Алар янына барырга ярый. Әмма сихерчеләр арасында да әфсен-төфсен итүчеләр бар. Имеш, алар да өшкерә. Яннарында намазлык, Коръән дә ятарга мөмкин. Әмма бу күз буяу өчен генә. Мондый сихерче тозагына эләкмәс өчен, өшкерүче янына барыр алдыннан иң элек хәзрәт белән киңәшләшергә кирәк. «Андый кешене белмисезме? Аның турында берәр нәрсә ишеткәнегез юкмы?» – дип кызыксынсаң хәерле. Беренче ишеткән кешегә ярдәм сорап чабарга кирәкми. Иң элек син үзең яки өшкерүгә мохтаҗ якыныңны мәчеткә алып кил. Хәзрәт үзе өшкерә алмаса, башка кешене тәкъдим итәчәк.


Ир кеше генә өшкерергә тиешме?” язмасына фикерләр

  1. Сусыйдыр бэлки ул бала,кайнаган су эчерегез яки эче авырта ,эченэ ышкыгыз.Педиатрга куренегез

Фикер өстәү