Рөстәм Миңнеханов газлаштыру турында сөйләште

XII Петербург халыкара газ форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Газпром» ГАҖ  идарәсе рәисе урынбасары – Департаменты башлыгы Виталий Маркелов һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов белән эшлекле очрашуы узды.

Очрашу барышында фикер алышуның төп темасы «Газпром» ГАҖ ихтыяҗлары өчен «Казанкомпрессормаш» АҖ җитештергән компрессор җайланмаларын китерү һәм Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендә СПГ комплексын табигый газ белән тәэмин итү өчен газүткәргеч төзүгә бәйле мәсьәләләр булды.

«Газпром» ГАҖ ихтыяҗлары өчен «Казанкомпрессормаш» АҖнең яңа компрессор җайланмаларын эшләү һәм җитештерү Россия Федерациясе территориясендә газ эшкәртү заводлары өчен 100% импортны алмаштыру буенча киң мөмкинлекләр ача. Үз чиратында, әлеге продукцияне эшләү Татарстан предприятиеләрен эш белән тәэмин итү һәм аларда өстәмә 300дән артык эш урыны булдыру буенча перспектив мөмкинлекләр ача», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе ышандырганча, хәзерге вакытта кирәкле җайланмаларны проектлау һәм җитештерү буенча эшләр уртак проектны гамәлгә ашыруның расланган графигына туры китереп алып барыла, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән төрле субсидияләр җәлеп ителә.

Очрашу барышында яклар шулай ук 2022-2025 елларга Татарстан Республикасын газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Программада 3,5 млрд сумга якын 28 объектны проектлау һәм төзү каралган, шул исәптән 22 газүткәргечнең гомуми озынлыгы 85,6 км (13 поселокара һәм 9 поселок эчендә газүткәргеч) һәм 6 газ транспорты объекты.


Фикер өстәү