Татарстанда Оборона министрлыгы белән контрактка кул куючылар саны арткан

Контракт буенча хәрби хезмәткә аңлы рәвештә баручы ир-атлар саны арткан. Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин матбугат конференциясендә шул хакта сөйләп үткән.

“Элегрәк, башлыча 30-40 яшьлек һәм яше шуннан өстәрәк ир-егетләр контрактка кул куя, сөйләсәк, хәзер хәрби хезмәткә барырга дәгъва кылучылар – яшьрәк. Мәсәлән, чакырылыш буенча хәрби хезмәттән кайткач ук контракт буенча хезмәт итәргә китүчеләр байтак. Шулай ук чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтмичә генә шундук контракт имзалаучылар да бар. Контрактка кул куючылар арасында хатын-кызлар да юк түгел”, – дигән Рөстәм Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, бүген җәмгыятьтә махсус операция һәм аңа бәйле барлык мәсьәләләр тынычрак кабул ителә. Элегрәк кешеләр билгесезлектән курыкса, хәзер алгы сызыктан мәгълүматлар бик тиз килеп ирешә. Бу яктан проблема юк.

“Казанның 200 мең сум өстәп түләве дә контрактниклар саны артуга этәргеч бирүче сәбәпләрнең берсенә әйләнде. Моңа Хөкүмәттән, спонсорлар һәм предприятиеләрдән түләүләр өстәлә. Мәгълүмат кырында да зур эш алып барыла. Ир-атлар хәрби хезмәткә китүгә бәйле карарны аңлы рәвештә кабул итә, күпләрне иптәшләре чакыра. Әлбәттә, дустың яки якташын белән бер урында хезмәт итү уңайлырак”, – дигән ул.
Сафиуллин әйтүенчә, элегрәк контрактка кул кую өчен сайлап алу пунктына тәүлек саен 30-40 кеше мөрәҗәгать итсә, хәзер исә ике көнгә бер тапкыр 107дән 122гә кадәр кеше хезмәт итәргә китә.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү