Татарстанда 18 яшьлек егет элеватордан егылып һәлак булган

Фаҗига кичә иртән килеп чыккан.

31 октябрь иртәсендә “Нурлат элеваторы” ябык акционерлык җәмгыяте территориясендә 18 яшьлек егетнең мәете табылган. Егет, иртәнге сәгать 8дә элеватор бинасына үтеп, 30 метр биеклектәге вышкага менгән һәм шуннан егылып төшкән. Бичара шундук җан биргән, дип яза “KazanFirst”.
Нурлат шәһәрендә яшәүче бу егетнең үз-үзенә кул салган булуы күздә тотыла. Тикшерүчеләргә аның сакланылулы предприятие территориясенә ни рәвешле үтеп керүен ачыкларга туры киләчәк. “Нурлат элеваторы”ның рәсми вәкилләре басмага бу җәһәттән аңлатма бирүдән баш тарткан.


Фикер өстәү