Татарстаннан кубалылар һәм гарәпләр махсус хәрби операция зонасына китә

Чит ил кешеләре дә хәрби хезмәткә бара. Казанда кубалылар һәм гарәпләр контрактка кул куеп, махсус хәрби операция зонасына китәчәк.

Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин матбугат конференциясендә шул хакта белдергән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

“Мөрәҗәгать итүчеләр арасында чит ил гражданнары кискен артты. Төп сәбәбе – махсус хәрби операциядә ярты ел дәвамында катнашканнан соң Россия гражданлыгына ия булуга һәм күп акча алуга исәп тоту”, – дигән ул.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү