Рөстәм Миңнеханов Республика көне алдыннан дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт бүләкләрен тапшыру традицион рәвештә Республика Көне алдыннан уза. «Сезнең һәрберегезгә Ватанга лаеклы хезмәт, эшкә тугрылык һәм иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез барыгыз да хезмәтегез һәм талантыгыз белән танылуга лаек», — диде ул.

Татарстан Рәисе дәүләт бүләкләре лауреатларының республика һәм ил үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. «Бүген Татарстан Россия Федерациясенең әйдәп баручы һәм терәк төбәкләренең берсе булып тора, күп кенә төп күрсәткечләр буенча алдынгы позициядә тора. Әлбәттә, бу уңышлар федераль үзәк ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Без ил Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм федераль Хөкүмәткә инициативаларыбызга даими ярдәм иткәне өчен рәхмәтле», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе  билгеләп үткәнчә, бүген залда махсус хәрби операциядә катнашучылар бар, алар балаларыбызның тыныч киләчәге өчен көрәштә ил мәнфәгатьләрен яклап батырлык һәм фидакарьлек күрсәтәләр. «Икенче ел Россия үз суверенитетын һәм киләчәген яклый. Ышаныч белән әйтеп була: тышкы кыенлыклар безне берләштерде генә. Махсус хәрби операция уздыру зонасында куелган бурычларны намус һәм батырлык белән үтәүче татарстанлылар да батырларча көрәшә. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап, безнең егетләр батырлык күрсәтәләр, кайвакыт үз гомерләре бәрабәренә», — дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан бай тарихы, хезмәт традицияләре һәм нефть чыгаруда, химиядә һәм нефть химиясендә, машина төзелешендә һәм төзелештә, авыл хуҗалыгында казанышлары белән дан тота: «Бу төп тармак хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте ярдәмендә республиканың икътисадый потенциалы үсеше тәэмин ителә».

ТР Рәисе «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсенең республикада беренче булып «Хезмәттәге уңышлары өчен» Россия Федерациясенең мактау билгесе белән бүләкләнүенә игътибар итте. Бүләк предприятие оешуның125 еллыгы уңаеннан тапшырыла.

Шулай ук фән, мәгариф һәм спорт, мәдәният һәм рухи өлкә эшлеклеләре, медицина һәм социаль хезмәткәрләр, эре холдинглар һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, судьялар берләшмәсе, прокуратура һәм эчке эшләр органнары вәкилләре, уңышлы идарәчеләр һәм эшкуарлар дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. «Нәкъ менә сезгә – актив һәм битараф булмаган гражданнарга – без халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча төп бурычыбызны хәл иткәндә таянабыз», — дип өстәде Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү