14–19 ноябрьдә КФУда халыкара лингвистик саммит узачак

Самитта телләргә бәйле проблемалар, яңа белем бирү стандартлары, имтиханнарга әзерлек турында сөйләшәчәкләр. Хәзерге вакытта 18 илдән, илнең 65 төбәгеннән 900дән артык кеше катнашырга теләк белдергән.

Саммитка бәйле матбугат очрашуында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белдергәнчә, чара өченче тапкыр уздырыла. Быел ул заманча лингвистика дигән халыкара конференция һәм татар, рус, инглиз телләре укытучыларына багышланган фестивальләрне үз эченә алачак.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов аның татар теленә кагылышлы өлеше турында сөйләде.

– Быел чарада 9 сыйныф укучыларының татар теле сынавындагы төп үзенчәлекләргә басым ясыйбыз. Фестивальнең икенче өлешендә укытучылар мастер-класслар үткәрәчәк. «Илнең иң яхшы 15 укытучысы» исемлегенә кергән Казан шәһәренең татар теле укытучысы Зилә Габдинова, Биектау, Кукмара, Арча районыннан мөгаллимнәр чыгыш ясаячак. Бу фестивальгә 240тан артык кеше язылды. Укытучыларга файдалы булачак, – диде ул.

Матбугат очрашуында журналистлар Татарстанда быел 11 нче сыйныф укучылары арасында татар телен республика имтиханын нибары бер укучы тапшыруын искә төшерде. Чарада бу хакта да сөйләшергә җыенмыйлармы?

– Укытучылар фестивале программасын Мәгариф министрлыгының милли бүлеге белән бергәләп эшләдек. Аның төп темасы – 9 нчы сыйныф укучылары имтиханнары. Басым шуңа ясалачак, – дип аңлатты Рамил Мирзаһитов.

Рус теле һәм әдәбияты укытучылары фестивалендә БДИга, олимпиадага әзерләүче укытучыларны яңа алымнар белән таныштырачаклар. «Укытучылар үзгәрешләрне белеп, белгечләргә кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Быел белем бирүнең яңа стандартлары кертеләчәк. Бик күп яңалыклар бар, аны укытучылар белми. Белгечләр укытучыларны алда нәрсә көтәчәге турында сөйләячәк», – диде белгечләр. Чит телләр буенча фестивальдә катнашу өчен 350дән артык укытучы язылган. Монда фәнгә бәйле проблема гына түгел, филология институтының фәнни лабораториясе тәҗрибәләре белән дә уртаклашачаклар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү