«Газпром» җәмгыяте департаменты начальнигы Владимир Марков: «Бүгенге чара – зур икеара хезмәттәшлекнең башы»

Кеше өчен дә, үсеш өчен дә кирәк. Яшел Үзән районында Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәгенә баручы газүткәргечнең беренче җөен символик рәвештә эретеп ябыштыру чарасы булды.

Республика өчен әһәмиятле проектка хәер-фатыйха бирүчеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром» җәмгыяте департаменты начальнигы Владимир Марков, «Газпром межрегионгаз» һәм «Газпром газификация» җәмгыяте генераль директоры Сергей Густов, «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Усманов бар иде.

Искәртеп үтик: бу елның 12 октябрендә «Россия энергетика атнасы – 2022» халыкара форумы кысасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» җәмгыяте идарәсе рәисе Алексей Миллер 2025 ел азагына кадәр төбәкне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру үсеше программасын имзалады. Шунысын да әйтергә кирәк: республика белән җәмгыять арасында әлеге килешү беренче тапкыр төзелде. Шушы программа нигезендә Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Әтнә, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарында, шулай ук «Зур Яшел Үзән» проектының Казаннан көнбатышка таба территориясен газлаштыру каралган. Бу 7,4 мең йорт һәм 13 котельныйга газ керәчәк дигән сүз.
Әлеге газүткәргеч 24 чакрымга сузылган һәм алдарак әйтеп үтелгән программаның республикадагы тәүге объекты булып санала.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, Свияжск логистик үзәге республиканың икътисади үсеше өчен гаять мөһим. «Әлеге мәйданчыкта транспорт инфраструктурасы яхшы. Газ мәсьәләсе дә мөһим иде. Бүген яңа төзелешкә башлангыч бирдек», – диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, проектны чынга ашыру логистик үзәкнең үсеш мөмкинлекләрен тагын да арттырачак. Ул «Газпром» җәмгыяте җитәкчесенә шушы проектка алынулары өчен рәхмәтен дә җиткерде.

– Бүгенге чара – зур икеара хезмәттәшлекнең башы. Татарстан белән булган мөнәсәбәтләребез әлеге проектны уңышлы тормышка ашыруда гына түгел, республиканың үсеше өчен дә ярдәм итәр дип ышанабыз, – диде чара барышында Владимир Марков.


Фикер өстәү