«Газпром трансгаз Казан» оешмасының «Бердәм хезмәт күрсәтү үзәге» ачылды

Кичә  Казанның Юдино бистәсендә яшәүчеләр өчен  «Газпром трансгаз Казан» оешмасының «Бердәм хезмәт күрсәтү үзәге» ачылды. Казан шәһәрендәге дүртенче үзәк бу.

Ачылыш тантанасында  «Газпром трансгаз Казан»  оешмасының генераль директоры Рөстәм Усманов һәм Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов катнашты. Яңартылган бинада эш өчен уңайлыклар арткан. Килгән кунаклар бөтен яңа мөмкинлекләр белән танышты. Оешманың икътисад һәм финанслар буенча генераль директоры урынбасары Руслан Фәтхлисламов сүзләренә караганда, газ белән тәэмин итү һәм техник хезмәт күрсәтү өчен килешүләр төзү өчен гаризалар бирү тәртибе гадиләштерелгән.

– Республикада бердәм хезмәт күрсәтүнең заманча үзәкләрен булдыру үзенең кирәклеген раслады. Биредә халыкка газ җиһазларына хезмәт күрсәтүнең һәм газ өчен түләүләрнең теләсә нинди мәсьәләләре буенча хезмәт күрсәтелә. Шулай ук газлаштыру мәсьәләләрендә бирегә килеп хәл итәргә мөмкин. Моның өчен «бердәм тәрәзә» системасы эшли.  Бирегә килгән кеше газ белән бәйле барлык сорауларына җавап табачак, – ди ул.

Рөстәм Усманов исә әлеге үзәктә эшләүчеләргә уңышлар теләде.

– Бирегә йөрүчеләр күп булсын, – диде ул.

Соңыннан исә Сергей Миронов һәм Рөстәм Усманов газчыларга намуслы һәм җаваплы хезмәтләре өчен мактаулы бүләкләр тапшырдылар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү