16 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

Кырымда референдум

8 ел элек (2014) Кырым автоном республикасы һәм Севастополь шәһәре территорияләрендә Кырым статусын билгеләү турында референдум үткәрелә. 1914 елның февралендә Украинада кискен үзгәрешләр булда. Президент Виктор Янукович Киевны ташлап китә. Дәүләт башлыгы вазыйфалары Югары Рада председателе Александр Турчиновка йөкләнә. Парламент депутатлары илнең кайбер өлкәләренә рус теле статусын бирү турындагы законны юкка чыгара. Кырымда һәм Севастопольдә яшәүчеләр Украинаның яңа хакимияте үткәргән сәясәткә каршы чыга. Митингта катнашучылар Кырымның бәйсезлеген тану таләбе белән чыгалар. 2014 елның март башында Кырым Югары Советы һәм Севастополь шәһәр советы Кырым автономия республикасы һәм Севастополь шәһәренең бәйсезлеге турында декларация кабул итә һәм Россия Президенты Владимир Путинга, бу төбәкләрне Россия составына кертүләрен сорап, мөрәҗәгать белән чыга. 16март көнне гомумкырым референдумы үткәрелә һәм Кырымда сайлаучыларның – 97, Севастопольдә 95,6 проценты Россия составына керү өчен тавыш бирә. 18 мартта Кырым республикасын һәм Севастопольне Россия составына алу турында Килешүгә кул куела. 21 март көнне Россия Президенты Владимир Путин Килешүне ратификацияләү турындагы законны имзалый.

Беренче совет автомобиле

86 ел элек (1936) Горький автомобиль заводы конвейерыннан «М-1» маркалы лимузин – беренче совет автомобиле төшә. Халык арасында аны «эмка» дип йөртәләр. XX гасыр урталарында ул иң күп кулланылышта булган совет автомобиле була. Двигателе дүрт цилиндрлы, кузовы ябык. Машина йөртүче утыргычны үзенә ярашлы итеп көйли ала. Бөтен ишекләренә дә форточкалар куела. «М-1» не эшләгәндә нигез итеп Американың 1934 елгы Ford Modelе алына. Әмма илебезнең инженерлары аны яңарта, безнең белгечләр тарафыннан ул яңа эшләнгән кебек була. Төрле комплектация белән барлыгы 60 мең. «М-1» автомобиле чыгарыла.

Мартен миче

152 ел элек (1870) Россиянең Түбән Новгород өлкәсе Сормово заводында беренче мартен миче эшли башлый. Ул аны уйлап табучы француз металлургы Пьер Мартен хөрмәтенә шулай дип атала. Мич чуенны һәм металлны корычка әйләндерү өчен кулланыла. Сормово заводында мартен мичен инженер Александр Износков төзи. Аның күләме әллә ни зур булмый, бары тик 1,5 тонна металлны гына эшкәртә ала. Шул көннән мартен мичләре Россия металлургиясенең аерылмас өлеше булып хезмәт итә. Индустриализацияне үстерүдә, Бөек Ватан сугышында җиңү яулауда аның өлеше искиткеч зур була. 1970 нче еллардан мартен мичләре эшләүдән туктый.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү