16 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

9 ел элек (2014) Кырым автоном республикасы һәм Севастополь шәһәре территорияләрендә Кырым статусын билгеләү турында референдум үткәрелә

2014 елның март башында Кырым Югары Советы һәм Севастополь шәһәр советы Кырым автономия республикасы һәм Севастополь шәһәренең бәйсезлеге турында декларация кабул итә һәм Россия Президенты Владимир Путинга, бу төбәкләрне Россия составына кертүләрен сорап, мөрәҗәгать белән чыга. 16март көнне гомумкырым референдумы үткәрелә һәм Кырымда сайлаучыларның – 97, Севастопольдә 95,6 проценты Россия составына керү өчен тавыш бирә. 18 мартта Кырым республикасын һәм Севастопольне Россия составына алу турында Килешүгә кул куела. 21 март көнне Россия Президенты Владимир Путин Килешүне ратификацияләү турындагы законны имзалый.

 61 ел элек (1962) бөтен Татарстан буенча Мәскәүдән телетапшырулар трансляциясе башлана

Бу көннән алып республиканың барлык халкы үз экраннарында СССР хөкүмәте башлыгы Никита Хрущевны һәм төрле күңел ачу программаларын күрергә мөмкинлек барлыкка килә. Барыннан да бигрәк татарстанлыларга «Телевизион кафе» тапшыруы ошый, ул киләчәктә «Голубой огонек»ка әверелә.

 153 ел элек (1870) Россиянең Түбән Новгород өлкәсе Сормово заводында беренче мартен миче эшли башлый

Ул аны уйлап табучы француз металлургы Пьер Мартен хөрмәтенә шулай дип атала. Мич чуенны һәм металлны корычка әйләндерү өчен кулланыла. Сормово заводында мартен мичен инженер Александр Износков төзи. Аның күләме әллә ни зур булмый, бары тик 1,5 тонна металлны гына эшкәртә ала. Шул көннән мартен мичләре Россия металлургиясенең аерылмас өлеше булып хезмәт итә. Индустриализацияне үстерүдә, Бөек Ватан сугышында җиңү яулауда аның өлеше искиткеч зур була. 1970 нче еллардан мартен мичләре эшләүдән туктый.

97 ел элек (1926) инженер-физик Роберт Хатчингс Годдард дөньяда сыек ягулык белән беренче ракетаны уйлап таба

Бу вакыйга кешенең йолдызларга якынаюына башлангыч бирә. Ракета 12 метрга күтәрелсен өчен, Годдардка 17 ел тырыш эш кирәк була. Ул нәкъ менә сыек ягулык – ракета төзелешенең уңышлы үсешенә ачкыч дип ышана. Һәм хаклы булып чыга: беренче совет иярчене 1957 елда сыек ягулык ярдәмендә орбитага китә. Исән чагында Годдардның казанышлары тулысынча танылмаган, әмма аның хезмәтләреннән башка хәзерге дөньяда планетаара очышлар булмаска да мөмкин иде.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү