20 гыйнвар тарихта ниләр белән истә калды?

Кырым Россиягә кушыла

31 ел элек (1991) Кырым республикасы референдум нигезендә Россия составына кушыла. Бу ярымутрау Россия империясе составына 1783 елда, Екатерина Икенче манифесты нигезендә керә. Октябрь революциясеннән соң 1917 елда Кырым Халык Республикасы дип үзгәртелә. Ә 1918 елның мартында РСФСР составында Таврида республикасы буларак теркәлә. 1921 елдан ул РСФСР составында Кырым автономия республикасы дип атала башлый. 1945 елда Кырым өлкәсе дип йөртелә башлый. 1954 елда КПСС ҮК ның беренче секретаре Никита Хрущев инициативасы белән Украинага бирелә.

Бөек Новгород азат ителә

78 ел элек (1944) Бөек Ватан сугышы вакытында Бөек Новгород азат ителә. Шәһәрне немецлар 1941 елның август аенда басып алган булалар. 2008 елны Россия Президенты указы белән Бөек Новгородка “Сугышчан дан шәһәре” дигән мактаулы исем бирелә.

СССР һәм Япония

97 ел элек (1925) Пекинда СССР һәм Япония арасындагы мөнәсәбәтләрнең төп принциплары турындагы конвенциягә кул куела. Килешүдә Япониянең 1925 елның май аена Төньяк Сахалиннан аскәрләрен чыгарып бетерергә тиешлеге карала. Бу конвенция 1945 елга кадәр гамәлдә була.

Профсоюзлар берләшә

104 ел элек (1918) Петроградта Профсоюзларның беренче бөтенроссия корылтае ачыла. Анда 162 профсоюз оешмасыннан, 19 берләшмәдән 416 делегат катнаша.

Космик корабль

44 ел элек (1978) Байконур космодромыннан «Прогресс-1» дип аталган пилотсыз беренче космик йөк корабле космоска юл ала. Аның ярдәмендә «Салют» орбита станциясенә ягулык, төрле җиһазлар, космонавтлар өчен төрле кирәк-яраклар җибәрелә.

Дагыстан Республикасы

101 ел элек (1921) Дагыстан Республикасы төзелә. Хәзер ул Төньяк Кавказ федераль округ составына керә. Анда 3 миллионнан артык кеше яши. Төньяк Кавказда халык саны буенча беренче урында тора.

Дональд Трамп

5 ел элек (2017) АКШның 45 нче президенты Дональд Трампның инаугурациясе булды. Ул көндәше Хиллари Клинтонны җиңеп, штаттагы сайлаучылардан 304 тавыш җыйды. Клинтонныкы 227 генә булып калды. Дональд Трамп АКШ та – элегрәк бернинди дәүләт яки хәрби постларда хезмәт куймаган беренче президент.

Фәния Әхмәҗанова әзерләде


Фикер өстәү