9 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара дөньяның җирле халыклары көне

1994 елның 23 декабрендә БМОның Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куела.

БМО мәгълүматлары буенча, дөньяда 370 млн нан артык җирле халык вәкилләре 90нан артык илдә яши. Алар Җир шарындагы халыкның 5 процентын тәшкил итә, шуларның 15 проценты планетагы иң хәерче яши торган кешеләр исәбендә. Җирле халыклар якынча 7 меңгә якын телдә сөйләшә.

Россиядә аз санлы җирле халыклар дип, ата-бабаларының җирендә яшәп, аларның гореф-гадәтләрен, тормыш рәвешен, һөнәрләрен саклаучы саклаучылар йөртелә. Безнең илдә аларның саны 50 меңгә җитә һәм алар үзләрен этник төркемнәр дип саныйлар. Алар арасында бигрәк тә Төньяк, Себер, Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр аерылып тора.

Бөтендөнья китап яратучылар көне

Рәсми булмаган бу бәйрәм АКШта барлыкка килә һәм шунда ук башка илләрдә дә зур популярлык казана. Китап уку һәрвакытта да җәмгыятьтәге мәдәни үсешнең күрсәткече булып тора. 1995 елдан бирле ЮНЕСКО иң күп укый торган шәһәргә премия тапшыра, ә 2001 елдан Бөтендөнья китап башкаласын сайлый. Быел бу исем Гвадалахара шәһәренә бирелде.

Маньчжурия операциясе

77 ел элек совет-япон сугышы барышында Маньчжурия басып алу операциясе башлана. Бу операция 2 сентябрьдә тәмамлана. 24 көн эчендә Квантун армиясе юкка чыгарыла. Маньчжурия, Төньяк-Көнчыгыш Кытай, Кореяның төньяк өлеше, Көньяк Сахалин һәм Курил утраулары азат ителә. Бу операция барышында батырлык күрсәткән 93 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Выборг-Петрозаводск операциясе

78 ел элек (1944) Бөек Ватан сугышы барышында  Выборг-Петрозаводск стратегик  басып  алу операциясе тәмамлана. Аның максаты – фин армиясен юкка чыгарып, СССР дәүләт чигенә чыгу була. 60 көн эчендә совет гаскәрләре Карело-Фин республикасы  территориясен һәм Ленинград өлкәсенең төньяк өлешен азат итә. Күрсәткән батырлыклары өчен 93 меңнән артык  кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә, 78 енә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Җиденче симфония

80 ел элек (1942) Ленинград филармониясе залында Дмитрий Шостаковичның Җиденче («Ленинград») симфониясе башкарыла. Композитор аны Бөек Ватан сугышының беренче атналарында иҗат итә башлый. Шул ук вакытта башкалар белән бергә танкка каршы ныгытмалар төзи, төннәрен очырмаларга менеп кизү тора, өй түбәсендә янгыннар сүндерә.1941 елның сентябрь ахырына симфониянең өч өлеше язылып бетә.  1941 нең октябрендә аны ике баласы белән эвакуациялиләр. Ул эшен дәвам итә.1942нең 5 мартында Куйбышевта, Опера һәм балет театрында симфониянең премьерасы була. Камалган Ленинградта симфонияне башкару инициаторы – Ленинград радиокомитетының Зур симфоник оркестры дирижеры – Карл Элиасберг. 1942 елныж июлендә партитура самолет белән Ленинградка китерелә һәм репитицияләр башлана. 9 августта (бу көн немец командованиесе тарафыннан фашистларның Ленинградка керү көне дип игълан ителә) филармониядә Җиденче симфония яңгырый.  Зал тулы була. Аларны совет артиллериясе саклый. Симфонияне тавыш көчәйткечләр аша шәһәр халкы гына түгел, Ленинградны камап алган немецлар да ишетә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 


Фикер өстәү