Чиге кайда да, үзе кайда: Россия халкының керемнәре кими

Россия Хезмәт министрлыгы тәгаенләгәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 12392 сумга кадәр күтәреләчәк. Хәзергә – 12130 сум. Дөрес, төбәкләр моны үзләренчә дә билгеләргә мөмкиннәр. Әмма ул Россия буенча куелган шушы саннан кимрәк булырга тиеш түгел.

Шул ук вакытта яшәү минимумы 11468 сум күләмендә булачак дип фаразлана. Белгәнебезчә, яшәү минимумының үз чиратында бик зур миссиясе бар: моннан чыгып кешенең статусы, ягъни фәкыйрьме ул, ярлымы, уртача яшәүчеме, әллә инде баймы икәнлеге билгеләнә. Бу яктан караганда аның минималь хезмәт хакыннан кимрәк булуын әйбәт күренеш дип саныйк. Әмма белгечләр, бу хакта сүз алып барганда, нигездә яшәү минимумын күздә тотса да, халыкның яшәү рәвешеннән чыгып, башкачарак мәгълүматлар тәкъдим итә.

Хәерче, фәкыйрь, ярлы-ябагай…
Күп кеше «фәкыйрь», «ярлы», «хәерче» сүзләрен бутап сөйләшә. Һәр сүзнең үз мәгънәсе барлыгын онытып җибәрә. Мәсәлән, аңлатмалы сүзлеккә күз салсак, хәерче ул хәер сораучы кеше дигәнне аңлата. Элек авылларда да күп йөри иде алар. Хәтеремдә әле, әни, хәерче килде, дип тиз-тиз генә ашарга да әзерләп куя, сыйлап та чыгара иде. Сәдака булсын дигәндер инде. Хәер, бу сүз белән бернинди проблемалар юктыр дип уйлыйм. Җир асты юлларында, юл кырыйларында хәер җыеп утыручыларны без шактый күрәбез һәм бу күренешкә гаҗәпләнмибез дә кебек.
Ә менә фәкыйрьләр, белгечләр аңлатуынча, ике төркемгә бүленә. Беренчесе – фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр. Аларның кереме яшәү минимумыннан шактый кимрәк, 8 мең сум тирәсе дип исәпләнә. Бу төркемгә гадәттә социаль яктан имин булмаган кешеләр – яңа тормышка ияләшә алмыйча югалып калучылар, үз урыннарын таба алмаучылар, эчкечеләр, наркоманнар, башкалар җилкәсен «кимереп» ятучылар, шулай ук авыр хәлгә юлыккан гаиләләр керә.
Икенче төркем – фәкыйрьләр. Аларның кереме яшәү минимумының 1-1,5 күләменә тигез булган сан белән исәпләнә. Болар – пенсионерлар, квалификациясе булмаган хезмәткәрләр, күпбалалы гаиләләр, ялгызы бала үстерүче аналар, авылларда яшәүчеләрнең күп өлеше. Гадәттә бу төркемгә керүчеләр ашау, киенү мәсьәләсенә бик сак карый, арзанлы әйбер сайлап, гел янга калдырырга тырыша.
Баксаң, Россиядә яшәүчеләрнең күбесе ярлылар төркеменә карый икән. Чөнки бу «сазлык»тан чыгу өчен керем җан башына ике яшәү минимумыннан артып китәргә тиеш. Мондый бәхет бик сирәкләргә эләгә дип уйлыйк. Бу төркем дә өч өлешкә бүленә. Ярлылык чигендәгеләрне көтелмәгән хәлләр (мәсәлән, чирләп китүләр, ниндидер чыгымнар) минут эчендә фәкыйрьләр төркеменә алып ташларга мөмкин. Уртача ярлыларның хезмәт хакларына бернинди проблемасыз үтүк яки тостер алырга мөмкинлекләре бар, бер ел эчендә телевизор яки суыткычка кредитларын түләп бетерә алалар. Ә менә үзләрен урта класс дип инанып йөрүче ярлылар кредитка машина, ипотекага фатир алып, взносларны ай саен түләп баруын баралар, әмма теләгәнчә ашап, ял итеп, күңел ачып яши алмыйлар инде. Мондый рәхәт тормыштан чыннан да урта класска керүчеләр һәм байлар гына файдалана ала.

Борчылырга ашыкмыйк
Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан халкының 6,9 проценты фәкыйрьлектә яши. Күпме бу, азмы? Борчылырга ашыкмыйк. РИА «Новости» тикшерүләренә күз салсак, матди яктан рес­пуб­ликабыз – имин яшәүче төбәкләр арасында беренче унлыкта, тәгаенрәк әйтсәк, унынчы урында. Шул ук вакытта Россия халкының фәкыйрьлектә яшәүчеләре 13,5 процентка җитә (бу – 20 миллион тирәсе дигән сүз). 11 төбәктә исә фәкыйрьләр саны 20 проценттан да артып китә.
Кая киткәннәр?
Статистика күрсәткәнчә, 1992 елда Россиядә фәкыйрьләр 49 млн булса, 1999 елларда ул 41 миллионга төшкән. Кимүе хак булса да, бу – бик тетрәндергеч сан. Димәк, Россиянең өчтән бер өлеше фәкыйрьлектә яшәгән дигән сүз. 2000 елда, Владимир Путин ил белән идарә итәргә алынганда, аларның саны 42,3 млн булган. Хәтерләсәгез, Президент беренче чиратта, Россияне фәкыйрь­лектән чыгарырга, дигән максат куйган иде. Шул ук сүзләрне ул 20 елдан соң ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә дә кабатлады. Дөрес, саннарга күз салсак, бу максатка ирешелгән дә кебек. 2000 ел белән чагыштырганда, 20 миллионга кимегән бит. Әмма шунда ук сорау туа: нәрсә бәрабәренә? Югыйсә статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, кризис артыннан кризис булып тору сәбәпле, россиялеләрнең кереме елдан-ел кими генә бара бит.
Бер караганда, төпченеп утыру дөрес тә түгел кебек. Тәрәзәдән урамга гына карагыз әле. Нинди йортлар төзелә, андагы фатирларның берсе дә буш түгел бит. Урам буйлап машиналар тезелеп киткән. Фәкыйрьлек турында сүз алып барырга оят кебек хәтта. Әмма, ни кызганыч, бу байлык түгел, ә «кредитлы тормыш» дип атала.

Ярдәм
Росстат мәгълүматлары буенча, фә­кыйрь­ләрнең артуы коронавирус пандемиясенең пик вакытына туры килә, чөнки керем һәр өлкәдә диярлек кыскарды. Шул исәптән эшмәкәрләр эшчәнлеге буенча керем 41 процентка кимеде. Карантин чикләүләре нәтиҗәсендә тулы көн эшли алмау, административ ялларга китү дә керемнең кимүенә сәбәп булып тора. Шуңа күрә дә хөкүмәтебез тарафыннан шактый гына социаль ярдәм күрсәтелә. Апрель – июнь айларында 16 яшькә кадәр баласы булган гаиләләргә һәр бала исәбеннән 10ар мең сум акча бирелде. Соңрак өч яшькә кадәр сабыйлары булган гаиләләрне сөендерделәр. 5 мең сум күп булмаса да, иш янына куш булды. Эшсез калган ата-аналарга эшсезлек пособиесе белән бергә һәр бала исәбеннән 3әр мең сум акча түләнде. Ана капиталы программасы киңәйтелде. Киләсе елда авылларга ярдәм йөзеннән шәхси хуҗалыклар белән 1 млн социаль контракт төзергә җыеналар. Сүз дә юк, бу ярдәм күп кенә гаиләләрнең хәлен аз булса да җиңеләйткәндер. Әмма, Социаль сәясәт институты белгечләре ассызыклаганча, аларның хәлен кризиска кадәр булган чордагы дәрәҗәгә кайтара алмаган. Бу исә, саннар ни сәбәпледер кимесә дә, фәкыйрьләрнең, ярлыларның арта баруы турында сөйли. Шулай булгач, хәерче, фәкыйрь, ярлы исемнәрен бутаган кебек, без саннарны да шактый бутыйбыз, ахры. Хәер, ахыр чиктә, ничек кенә атасалар да, тормышыбыз көйле булсын дип телик. Үзебездән дә бик күп нәрсә тора бит. Алма төшкәнне генә көтеп яту егетлек түгел.

Росстат мәгълүматлары
Иң авыр хәлдәге төбәкләр – Калмыкия, Тыва, Таулы Алтай. Ярлылар аз дип саналганнары – Ненец, Ямал-Ненец автономия­ле округлары, Мәскәү. Шулай ук Сахалин, Ханты-Манси автономияле округы, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе югары керемнәр, фәкыйрьләрнең аз санда булуы белән мактана ала.
2019 елда уртача хезмәт хакы 47,9 мең сум булган. 2020 елның беренче кварталында ул 48,3 мең сумга күтәрелде. Әмма бу коронавирус пандемиясенә кадәр иде.
Илдәге халыкның 7 проценты хезмәт хакын 100 мең сум күләмендә ала.

Фәния Әхмәтҗанова


Чиге кайда да, үзе кайда: Россия халкының керемнәре кими” язмасына фикерләр

  1. Син күктә яшисеңдер, ахрысы. 8200 сум пенсия — гомер буе эшләп. 8000 — бездә норма. син аларны наркоман, эчкечеләр төркеменә керткәнесең. Рәхәт яшисең икән. Әллә Марстан төштеңме? Кемгә ялагайланып язасың син, ә?

Фикер өстәү