20 ноябрь тарихта ниләр белән истә калды

Транспорт хезмәткәрләре көне

Бу — Россия Федерациясенең Транспорт министрлыгы 2020 елның10 августында гамәлгә керткән һөнәри бәйрәм.

1809 елның 20 ноябрендә император Александр I Россиядә транспорт өлкәсендә беренче тапкыр бердәм дәүләт органын гамәлгә куя. Ул Су, җир өсте һәм инженерлар корпусы юллары идарәсе дип атала. Бүген Россиядә транспортчылар хезмәте белән бәйле 400 тармак бар. Аларда 4 миллионнан артык кеше эшли.

Бөтендөнья бала көне

БМО Генераль ассамблеясы резолюциясе белән бөтен дөньяда балаларның иминлеген саклау өчен 1954 елда гамәлгә кертелә.

Статистик мәгълүматлар буенча, һәр илдә халыкның 20-25 процентын балалар тәшкил итә. 1959 елда БМОның Генераль ассамблеясы — Бала хокуклары декларациясен, ә 30 елдан соң Бала хокуклары конвенциясен кабул итә. Бу документ нигезендә балаларның хокуклары халыкара хокуклар дәрәҗәсендә карала. Конвенцияне 61 дәүләт имзалаган. 1990 елның 13 июлендә ул СССРда юридик яктан раслана.

Бу көнне акчаларны балалар фондына, хастаханәләргә, балалар йортларына тапшыру өчен хәйрия акцияләре үткәрелә. Исегезгә төшерәбез: Россиядә дәүләт башлыгы указы белән 2018-2027 еллар Балачак унъеллыгы дип игълан ителде.

Горькийда – метрополитен

35 ел элек (1985) Горький (бүген Түбән Новгород) шәһәрендә метрополитен ачылды. Метрополитенны төзү турында СССР Министрлар Советы карары 1977 елның июль аенда кабул ителә. Декабрь аенда исә төзелешне башлыйлар. 1985 елның 20 ноябренә Горький метрополитенының 7,8 километр озынлыгындагы беренче линиясе сафка баса. Ул “Московская” һәм “Пролетарская” станцияләрен тоташтыра. Бүген Түбән Новгород метрополитены ике – Автозавод һзм Сормово-Мещерская линияләреннән тора. Ел саен аннан 115 меңгә якын кеше файдалана.

“Ленин” бозваткычы

67 ел элек (1953) дөньяда беренче “Ленин” атом бозваткычын төзү турында карар кабул ителә. Аның баш конструкторы – Василий Неганов. Бозваткычка 1956 елның 25 августында Ленинградтагы А. Марти исемендәге судно төзү заводында нигез салына. Аның озынлыгы — 134, киңлеге 27,6 метр. Ул 30 ел сафта була. Бу вакыт эчендә 654,4

мең миль юл үтә. Шуның 563,6 сы – боз эчендә. Атомоход 4 мең транспорт судносына Арктика бозлары аша үтәргә ярдәм итә. 2009 елда аны Мурманск диңгез вокзалы причалына куялар. Анда Арктика һәм Төньяк диңгез юлын үзләштерү музее төзиләр.

Нюрнберг процессы

75 ел элек (1945) Халыкара хәрби трибуналда Нюрнберг процессы башлана. Фашистик Германиянең Югары хәрби һәм дәүләт эшлеклеләре, дипломатлары, эре банкирлары һәм сәнәгатьчеләре суд каршына баса. Бу процесс 11 айга сузыла. 400 дән артык суд процессы үткәрелә. 12 җинаятьче үлем җәзасына хөкем ителә. Калганнары төрмәгә утыртыла.


Фикер өстәү