Илшат Гафуров «Ел ректоры» илкүләм премиясе лауреаты булды

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровны «Ел ректоры» илкүләм премиясе белән бүләкләделәр, дип хәбәр итә КФУның матбугат үзәге.

Бәйге быел беренче тапкыр оештырылды. Җиңүчеләрне Мәскәүдә «Илкүләм проектлар һәм профессорлар җәмәгатьчелеге» форумы кысаларында тапшырдылар.

Илдәге ун ректор лауреат булды. Классик университетлар, медицина, педагогик, техник һәм мәдәният югары уку йортлары ректорларын аерым бүләкләделәр. Аларга дипломнар һәм медальләр тапшырдылар, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү