10 бала анасы Наилә Галиева: «Алты улым да «әни» дип өзелеп тора»

22 ноябрь – Уллар көне

«Әллә уллар, әллә кызлар… Бала тәрбияләүнең аермасын сизмәдем дә кебек. Улларым бик акыллы булды. Нәрсә кушсаң, шуны эшләделәр, идәнгә кадәр юдылар. Тәрбияләү авыр булды, дип әйтә алмыйм. Сөбханалла, әни дип кенә торалар», – ди Балтач районының Кариле авылында яшәүче ун бала анасы Наилә Галиева. Аның алты улы бар.

Олысы Рөстәмгә – 41, кечесе Рамилгә – 24 яшь. Рөстәм КХТИны тәмамлап, Әлмәттә инженер булып эшли. Калганнары авылда төпләнеп калган. Кайчак Рөстәм: «Әни, ничек мине шулай еракка җибәрдең?» – дип әйтә икән. Авылны ярату, туганнар белән бергә булу теләге егетләрне еракка җибәрмәгән.


– Хәзер балалар үстерү бер дә җиңел түгел. Ун баланы ничек тәрбияләгәнбез икән, дип аптырап куям кайчак. Балалар үзләре дә шакката. Әни, безне ничек тәрбияләдегез сез, дип сорыйлар. Кием дә, ризык та талымламадылар. Кадер-хөрмәттә яшәтүче балаларыма рәхмәт, – ди 67 яшьлек Наилә апа.
– Без туганнар белән дус яшибез. Әти-әни шулай өйрәтте. Бергә эшлибез, бергә ял итәбез. Печән ташыйсымы, чүп утыйсымы – нинди генә эш башкарсак та, гел бергә. Кечкенәдән эшкә өйрәндек. Әти тракторчы булгач, техника янында кайнашып үстек. Дүрт малайга йорт җиткердек. Читкә китәргә кызыкмадык, – ди амбар мөдире булып эшләүче Алмаз.

Әтиләре Харис абый 4 ел элек мәрхүм булган. 14 оныклары бар. Бүген Наилә апа өч улы һәм килене гаиләсендә яши. Ике улы Ранил белән Рамил әле өйләнмәгән. Рәмис тиздән башка чыгарга җыена. Ул такта ярдыру буенча үз эшен ачса, Ранил брусчатка ясау белән шөгыльләнә. Егетләрнең кайсы кибеттә, кайсы май заводында хезмәт куя.
Наилә апа улларының тәмле телле, итагатьле булуына сөенеп яши. Туган көнме, нинди генә бәйрәм булса да, чәчәкләргә, бүләкләргә күмелә. Галиевлар – җыр-моңга гашыйк нәсел. Улларының күбесе гармунда уйный, җырлый, барысы да бииләр. Спорт ярышларында да актив катнашалар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү