КФУ ректоры Илшат Гафуров тоткарланган. Сәбәбе куркыныч җинаять белән бәйле булырга мөмкин

КФУ ректоры Илшат Гафуровны федераль үзәкнең көч структуралары хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу турыда үз чыганакларыннан алынган мәгълүматларга таянып, «Татар-информ» хәбәр итә.

Гафуров КФУ белән 2010 елдан җитәкчелек итә. Тоткарлау сәбәпләре ачыклана. КФУның матбугат хезмәте агентлык хәбәрчесенә җавап биргәнчә, вуз гадәти режимда эшен дәвам итә, рәсми белешмә юк.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, Гафуровны тоткарлау Чаллыда «29 комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидерлары «Алик Большой» кушаматлы Адыган Сәләхов һәм «Рузалик» кушаматлы Рүзәл Әсәдуллин катнашындагы эшләр белән бәйле булырга мөмкин.


Фикер өстәү