Тентү вакытында Илшат Гафуровтан 12 миллион сум акчасын алганнар

Акчасын ул чит ил валютасында һәм сумнарда саклаган.
Тикшерү комитеты хезмәткәрләре, тентү вакытында, эшеннән вакытлыча азат ителгән КФУ ректоры Ильшат Гафуровтан 12 миллион сум акчасын алган. Россия Тикшерү комитеты вәкиле апелляцион суд утырышында шул хакта сөйләп үткән. Ул Гафуровны СИЗОда калдыруны таләп иткән, чөнки, тикшерүчеләр фикеренчә, гаепләнелүче качарга мөмкин.
— Гафуров – шактый ук бай кеше. Ул үзе һәм гаиләсе берничә торак йортка һәм башка биналарга ия. Тентү вакытында гына да валютада һәм сумнарда 12 миллион сумнан артыграк күләмдә акчасы тартып алынды. 2021 елның апреленнән ноябрьгә кадәр Россиядән читкә 10 тапкыр дан күбрәк чыккан. Соңгы 20 ел эчендә чит илләргә еш йөргән, – дип белдергән Тикшерү комитеты вәкиле.
Гафуровның адвокаты Тикшерү комитеты белдерүләрен кире каккан.
— Гафуров Исрафиловны үтерүгә бәйле җинаять эшен тикшерүгә беркайчан аяк чалмады, 21 елдан артыграк вакыт дәвамында беркайчан качып йөрмәде, чөнки аның моңа бернинди дә катнашы юк! Инде менә хәзер Гафуровның каядыр качып югалу ихтималын күздә тотуга бернинди дә сәбәп юк, – дигән судта адвокат Александр Нарышкин.
Гафуров үзен гаепле дип санамый. Исегезгә төшерәбез: КФУ ректоры узган елның 22 декабрендә тоткарланды. Ул 1999 елда Алабуга эшмәкәре Айдар Исрафиловны кеше яллап үтертүдә гаепләнелә.


Фикер өстәү