Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Илшат Гафуровны тикшерү изоляторыннан чыгаруларын сораган

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Мәскәү шәһәр судына Казан федераль университетының элеккеге ректоры Илшат Гафуровны сак астыннан азат итүне сорап мөрәҗәгать ииткән.

«Илшат Гафуровның яшен, аның хезмәте, хезмәттәшләренең һәм туганнарының күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, аны өй арестына җибәрүләрен сорадым. Искәртәм: минем, депутат буларак, тикшерү барышына тыкшынырга хакым юк», — дип белдергән Гыйльметдинов.

Хәзерге вакытта Илшат Гафуров башкала тикшерү изоляторында. Ул заказ биреп кеше үтертүдә гаепләнеп узган елның декабрендә кулга алынды һәм аны Мәскәүгә җибәрделәр.

Гафуров берничә тапкыр үз арестына шикаять биреп караган. Әмма Мәскәү шәһәре суды аның үтенечен канәгатьләндермәгән.


Фикер өстәү