Татарстан китап нәшрияты Габдулла Тукайның туган көне алдыннан видеороликлар бәйгесе игълан итте

Татарстан китап нәшрияты бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Г.Тукайны укыйбыз/Читаем Г. Тукая » дип исемләнгән видеороликлар бәйгесе игълан итте.

Бәйгедә катнашу шартлары:

1) Габдулла Тукайның үзегез яраткан әсәрен укып видеоролик төшерергә (хронометраж 2 минуттан артык түгел);
2) Видеоны 17 апрельгә кадәр Вконтакте битегездә урнаштырырга, анда @tatkniga аккаунтын билгеләп үтәргә һәм түбәндәге мәгълүматларны күрсәтеп: исем һәм фамилиягез, яшегез, әсәрнең исеме, телефон номерыгыз — роликны tatkniga-konkurs@mail.ru электрон почтаcына җибәрергә.

Җиңүчеләр Татарстан китап нәшриятының Вконтактедагы рәсми төркемендә яшь буенча ике төркемгә -18 яшькә кадәрге һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләргә — бүленеп ачык тавыш бирү ярдәмендә билгеләнәчәк.

Тавыш бирү 2022 елның 23 апреленә кадәр дәвам итә.
Һәр яшь төркемендә тавыш бирүнең беренче өч лидерына бүләкләү тантанасында призлар һәм махсус дипломнар тапшырылачак. Бәйгедә һәр катнашучыга сертификат биреләчәк.


Фикер өстәү