КФУның элекке ректоры Илшат Гафуровның тикшерү изоляторында утыру вакыты  озайтылган

Адвокатлары җәза чарасын үзгәртүне сораган.

Мәскәү шәһәр суды КФУның элекке ректоры Илшат Гафуровның арест срогын 21 мартка кадәр озайткан. Тикшерүче, гаепләнелүченең үзенә кузгатылган эш буенча 61 томнан өчесен генә өйрәнгән булуы сәбәпле, судка кадәр СИЗОда утыру вакытын 15 айга кадәр озайтуны сораган.

Гафуровның адвокатлары, моңа каршы килеп, җәза чарасын өй арестына алыштыруны сораган.

Исегезгә төшерәбез: Илшат Гафуров, яллап кеше үтертүдә гаепләнелеп, 2021 елның 21 декабрендә тоткарланды. Эш материаллары мәгълүматларына караганда, аның 1999 елда Алабуга бизнесмены Айдар Исрафиловны атып үтерүдә катнашы бар. Элекке ректор үз гаебен танымый.

Тентү вакытында Гафуровтан 12 миллион доллар алынуы турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү