Рөстәм Миңнеханов: «Путинның ипотеканы озайту турындагы карары төзелеш тармагын тотрыкландыра»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм проектлар буенча совет утырышында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан яңгыраган карарларның уңай якларын билгеләп үтте. Ул ташламалы ипотеканы озайтуның мөһимлеге турында белдерде.

«Ипотека белән нәрсә булачагы бик зур билгесезлек иде, – диде Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәт Йортында республика финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә. — Әйе, ниндидер куркынычлар, проблемалар бардыр, әмма бу бик зур тармак, бу бик зур өметләр. Президент кабул иткән карарлар төзелеш тармагын җитди тотрыклыландыралар. Бу карар бик мөһим иде».

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Үзәк банк ташламалы ипотека программасы туктатылу мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде. Кичә Путин аны озайтырга тәкъдим итте. Әлеге программа буенча ставка 8% ка кадәр күтәрелә. Ул шулай ук 6% лы «Гаилә ипотекасы»18 яшькә кадәр ике балалары булганнарга биреләчәге турында әйтте.


Фикер өстәү