Рөстәм Миңнеханов: «Катлаулы шартларда икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итә алдык»

Татарстан Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсенең Хөкүмәт Йортында узган уртак коллегиясе утырышында 2023 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре һәм 2024 елга республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары бурычлары турында фикер алыштылар.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу утырышта катнашканнары өчен Россия финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациевка рәхмәт әйтте. «Без бу яхшы традицияне бик зурлыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Финанс, казначылык һәм салым системасының федераль органнары белән Татарстанда яхшы җайга салынган эш алып барыла. Без аны алга таба да дәвам итәсебезгә ышанам».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2023 ел йомгаклары буенча көтелгән төп икътисадый күрсәткечләрне атады. «Агымдагы катлаулы шартларда без икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итә алдык», – диде ул. Мәсәлән, алдан исәпләүләр буенча, тулаем төбәк продукты (ТТП) күләме 4 трлн сум тәшкил итәчәк, 2022 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырмача бәяләрдә үсеш 102,8 %. Төяп җибәрелгән продукция күләме 4,5 трлн сум күләмендә көтелә. Төзелеш эшләре күләме 700 млрд. сум. 2022 елга үсеш –114%. Төп капиталга инвестицияләр күләме ел йомгаклары буенча 1 трлн. сум дәрәҗәсендә бәяләнә, бу 2022 ел дәрәҗәсенә карата 108% тәшкил итәчәк.

«Бу күрсәткечләр бу катлаулы чорда бизнеска ярдәм итү буенча кабул ителгән федераль карарлар ярдәмендә ирешелде. Без Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү