Быел Татарстан юлларында 120 йөртүченең гомере өзелгән. Фаҗигаләрнең 78е машина каршы як юлга чыгу аркасында булган.
Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеген тәмин итү комиссиясе утырышында әйттеләр. Утырыш Премьер-министр урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелегендә узды, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Утырышта әйтелгәнчә, гомере өзелгән йөртүчеләрнең 37се иминлек каешын эләктермәгән булган. Биш кешенең берсе рульгә исерек килеш утырган.