Казан кызы Гаянэ Чапанян — дөнья чемпионаты турында: «Бразилия, Аргентина, Марокко җанатарлары аеруча хисле»

Казанда яшәүче әрмән кызы Гаянэ Чапанян турында бер язган идек инде. Хәзерге вакытта ул футбол буенча дөнья чемпионатында. Катардагы мохит турында безгә дә сөйләде ул.

Гаянэ Катарда 22 декабрьгә кадәр. Шуннан соң, бер капчык яңа хис-кичерешләр һәм тәҗрибә туплап, Казанга кайтачак. Әңгәмәдәшебез анда стадионнар җиһазлау буенча менеджер вазыйфасын үти.

— Бик күңелле монда! Кешеләрнең күңелен күрә беләләр. Футбол матчларыннан тыш та төрле чаралар уза. Катарда якты вакытта да, төнлә дә куркыныч түгел. Гәрчә монда кешеләрнең төрлесе булса да, үзеңне тыныч хис итәсең, — ди ул.

Россиядән килгән җанатарлар бармы, дип кызыксындык.

— Әйе, шактый алар монда, рус телен еш ишетәм. Россиялеләр бигрәк тә оештыручылар арасында күп. Аз булса да, җанатарлар арасында да бар.

Җанатарлар, димәктән, футбол сөючеләрнең төрлесе була бит. Гаянэдан бик тәртипле һәм тәртипсезләре турында сораштык.

— Җанатарлар арасында тәртип бозучылар юк диярлек. Европалылар аеруча тыйнак. Бразилия, Аргентина, Мароккодан килүчеләр исә бик хисле. Алар үз командалары өчен шулкадәр чын күңелдән җан ата, белсәгез! — диде ул.

Ә үзе кем өчен җан ата икән? Моны да белештек.

— Оештыручылар рәтендә булгач, үзем матур футбол өчен җан атам. Ләкин соңгы арада Марокко командасының уеннары бик ошады, алар өчен җан ата идем. Финалда да Аргентина белән Марокконы күрәсе килгән иде, — дип сөйләде Гаянэ.

P.S. 14 декабрьдәге уеннан соң Марокко җыелма командасы төшеп калды, финалга французлар чыкты. Финалда алар Аргентина белән уйнаячак. Чемпион команда исә 18 декабрьдә ачыкланачак.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү