Мәгъриб / Марокко

Африка кыйтгасында урнашкан тагын бер дәүләткә – Марокко патшалыгына тукталыйк. Күпчелек телләрдә аның исемендә Маррак / Моррок элементы бар, бу илнең борынгы башкаласы Марракеш шәһәре белән бәйле.

Гомумән, дөньяда берничә илне башкаласы исеме белән атап йөртәләр, Марокко да өлешчә бу язмышка дучар булган. Мәсәлән, төрекләр бу илне Фәс дип атыйлар, бу да – элеккеге башкалаларның берсе булган Фәс шәһәре хөрмәтенә.
Татар телендә әлеге дәүләтнең исемен Мәгъриб дип әйтү варианты да бар. Моңа җитди нигезләр җитәрлек. Дәүләтнең үз исеме – Әл-Мәгъриб. Мәгъриб дип көнбатыш ягын атыйлар, Марокко исә Африканың көнбатышында урнашкан. Халык әле үз илен яратып «Әл-Мәгъриб әл-Акса» дип тә йөртә, ягъни «Ерак Көнбатыш». Чыннан да, бу ил заманында гарәп-мөселман дөньясының иң көнбатыш нокталарының берсе булган.
Иске татар телендә дә әлеге вариантның кулланылуы табигый. Шулай итеп, әгәр дә без рус телендәге яки башка Аурупа телләрендәге атаманы кулланырга теләсәк, Марокко дип язачакбыз. Иске татар телендә булган, илнең үзатамасына туры килгән вариант эзләсәк – Мәгъриб.
Мондый очракларда газета битләрендә генә кагыйдә чыгарып булмый, аңлашыладыр. Әмма шәхсән үзем Мәгъриб сүзен ешрак кулланырга тәкъдим итәр идем. Ләкин рәсми басмаларда, иҗтимагый-сәяси лексикада Марокко топонимы барыбер сакланачак дип уйлыйм.


Фикер өстәү