Гарәфетдин Хисаметдинов: «Бу – дөньяда бердәнбер күренеш, башка мондый урын юк»

Казан шәһәрендәге Бишбалта бистәсе – татарлар яшәгән иң тарихи урыннарның берсе. Әмма, ни кызганыч, күп вакыйгалар инде гасырлар төпкеленә төшеп югалган диярлек. Гомеренең күп өлешен шушы бистәдә эшләп, бүген дә шунда яшәүче Гарәфетдин Хисаметдинов, шул хатирәләрне барлап, Бишбалта тарихын язарга алынды. Тирәнрәк өйрәнгән саен, тагын да кызыклырак хәлләргә юлыга Гарәфетдин абый. Бишбалта татарларының тормышында без белмәгән якларны ача, башында яңадан-яңа идеяләр туа. «Көмеш дага» дип аталган сәяхәт маршруты да – шундыйларның берсе. Укучыларыбызга уйланырга җирлек булсын дип, без дә шул хакта сөйләшеп алдык.

– Гарәфетдин абый, тарих битләреннән күренгәнчә, Бишбалта ялгызы гына булмаган, аның тирә-юнендә татар тормышы кайнаган…

– Белгәнебезчә, Бишбалта бистәсе Арсу елгасы (Казансу елгасы тарих китапларында шулай дип исемләнгән) Итилгә (Идел елгасының борынгы исеме) кушылган җирдә барлыкка килгән. Су буенда урнашкач, аңлашыла ки, монда яшәүчеләрнең каеклары да, көймәләре дә, саллары да, башка йөзү җайланмалары да булгандыр. Каршыдагы Ослан тавы, мул сулы Итил елгасын кискен генә көньякка, Хазар (Каспий) диңгезенә таба борып җибәрә. Бишбалта авылыннан ерак түгел, каршыда гына Мәркиз утравы урнашкан. Язгы ташу вакытларында су астында калып, ташулар беткәч, утрауны яшел хәтфәдәй печән басып китә. Бу хакта бик күп язучыларның әсәрләрендә дә искә алына. Мәркиз – яшьләрнең яраткан ял итү урыны була, шулай ук Ефәк юлы буйлап килүче сәүдәгәрләрнең сәүдә итү һәм ял итү үзәге дә булып тора. Сөзәк елга ярлары, язын-җәен ташулар киткәч, мул печәнле аланнарга, ягъни малларны ашатыр өчен менә дигән урыннарга әйләнә. Кышлыкка мул итеп печән чабучылар, ашлык уручылар шушы тирәдә туплана. Алар үзләренең торган урыннарын Уракчы (Аракчино) авылы дип атыйлар. Тора-бара башка авыллар да барлыкка килә. Менә аларның исемнәре – Яңа Уракчы (Новое Аракчино), Кызыл Яр (Красная Горка), Хуҗа Әхмәт (Куземетьево). Владимир Ленин күрсәтмәсе буенча Кызыл Яр авылының исеме 1918 елда Казанны ак чехлардан азат иткәндә һәлак булган комбриг – латыш укчысы Ян Юдин хөрмәтенә Юдино дип үзгәртелә. Кызганыч, бу авылларның татарча исемнәре хәзерге көндә кулланылышта юк. Югыйсә шундый матур яңгырый торган исемнәр бит.

– Әле без белгәндә дә башкаланың Елга порты Бишбалтада урнашкан иде. Дөресрәге, анда шундый корылма барлыгын белгерткән калдыклар бар иде. Мондый пристаньның янәшәдә булуы татар авылларына тормыш итү өчен бик уңайлы булгандыр?

–  Чыннан да, ике елга кушылган җирдән ерак түгел йокым (элек пристаньны шулай дип атаганнар) барлыкка килә. Аны «Бакалда йокымы» дип атыйлар. «Ни өчен мондый сәер исем биргәннәр?» дигән сорау туарга мөмкин. Җавабы бик гади: анда сулар, күлләр бик чиста, балыклар, бакалар күп булган. Белгәнебезчә, бакалар бик чиста. Элеккеге заманнарда суыткычлар булмаган, сөт әчемәсен дип, сөткә хәтта бака сала торган булганнар. Бишбалта халкы шуңа күрә дә бакаларны үз иткән, аларны куркытмаган. Ә бакалар җавап йөзеннән бакылдарга яратканнар, бик тиз үрчегәннәр. Шулай итеп йокымга Бакалда дип исем кушылган. Яңа елга порты төзелгәнче, 1957 елга кадәр Казан шәһәрендә Бакалда йокымын кулланганнар әле. Ул 1,5–2 чакрымга сузылган була. Шәһәр белән элемтә булсын өчен, таш түшәлгән Ташаяк юлы салына. Ул хәзерге Таҗи Гыйззәт урамы белән тоташкан була. Әле хәзер дә елгадан су киткән вакытта таш юл калдыклары пәйда була. Нумизматлар йоклап ятмый: иске акчалар эзлиләр һәм табалар. Кызганыч, йокым да тора-бара үз исемен югалта, аны Устье дип атыйлар. Ә татарлар Усия дип җырларда җырлыйлар.

– «Көмеш дага» маршруты  тагын бер елганы – Зөяне дә үз эченә ала. Анда нинди могҗизалар бар?

– Ослан тавы янында Итил, кисәк кенә 90 градуска борылып, көньякка таба ага. Менә шунда төп могҗизага тап булабыз да инде: ике елга – Идел белән Зөя – бер-берсенә параллель рәвештә агалар, тик аларның юнәлешләре капма-каршы. Бу – дөньяда бердәнбер күренеш, башка мондый урын юк. Зөя елгасының озынлыгы – 375 чакрым, киңлеге 20 метрдан 70 метрга җитә, ә тирәнлеге 0,3 метрдан 4 метрга кадәр. Ул Җигүле ат (Жигули) тау итәгеннән башланып, Сембер (Ульяновск) шәһәре янында Идел елгасына 5 чакрымга кадәр якынаеп, Яңа Әмир (Свияжск) утравы янында Иделгә тоташып, суларын олы елгага куа. Тарихта бу елганың өч исеме билгеле: Сөйям, Зөя, Свияга. Елга бик матур, чиста, балыкка бик бай. Өстән һәм картадан карасаң, бу урын ат дагасын хәтерләтә.

– Димәк, «Көмеш дага» дигән атаманың исеме җисеменә туры килә дигән сүз?

–  Әйе. Шул ук вакытта татарлар ат дагасын капкага, йорт диварларына, ишек өстенә кагып куялар. Аны тынычлык, уңыш алып килә, диләр. Ә бу елга буйлары исә – тарихка бик бай, истәлекле, ял итәргә, күңел ачарга уңай урыннар. Мәскәү өлкәсе тирәсендә урнашкан шундый урыннарга сәяхәтчеләрне, туристларны җәлеп итәр өчен, «Золотое кольцо» дигән бренд белән туристик маршрут булдырдылар бит. Мин дә бу урыннарда «Көмеш  дага» атамасы белән туристик маршрут бик кулай булыр иде дип уйлыйм. Аның символикасын апамның улы Васыйл ясап бирде. Әле күптән түгел генә оныгым Кәрим: «Бабай, татар атсыз булмый, дага эченә  рәсемен ясап куярга кирәк», – дип, аны камилләштерде.

– Сәяхәтнең маршруты кайларга, туристларны кызыксындырырлык нинди истәлекле урыннарны үз эченә алыр дип күзаллана?

– Бишбалтадан, Адмираллык бистәсеннән башланган сәяхәт, әлбәттә инде, башкаланың Кремлен һәм башка тарихи урыннарны да үз эченә ала. Әйтергә кирәк, һәр тукталышта нинди дә булса кызыклы урыннар инде бүген үк туристларны үзенә җәлеп итеп тора. Исемлекне тулыландырырга гына кирәк. Мәсәлән, Югары Ослан районында – Ярослав Гашек музее, Кызыл Байрак йокымында – Салих Сәйдәшев аланы. Куйбышев затонында, Идел белән Чулман кушылып, 40 чакрым киңлектә ясалган «диңгез» белән ничек хозурланмыйсың ди. Кама Тамагында исә гипс мәгарәсенә сәяхәт күптән оештырылган. Болгар шәһәренә килеп җиткәч, андагы музейлар, тарихи урыннар, тыюлыкның истәлекле урыннарына сәяхәт итү дә бернинди проблема тудырмый. Тәтеш шәһәре йокымына тукталып,  400 елдан артык тарихы булган, Болгар чорында Темтюзи дип аталган шәһәр белән танышырга мөмкин, кырпы балыгына багышланган бердәнбер музей да шунда. Ун дару (Ундоры) шифаханәсе, андагы минераль суларны татып карау сәяхәтчеләргә бер дә комачауламас иде. Ульяновск (Сембер) йокымында исә Владимир Ульянов-Ленин музеена сәяхәт, Александр Керенский турында истәлекләр көтә.

Менә шунда 5–6 чакрым араны үтеп, Зөя елгасына күчү каралган. Арбузов йокымында галимнең тормышы белән танышу, Буа шәһәрендә музейларга, мәчеткә, мишәрләрнең данлыклы театрына сәяхәт итү мөмкинлеге бар. Апас районында исә безне күренекле композиторыбыз Сара Садыйкова музеена сәяхәт көтә. Аннан туристларны Татарстанның иң яшь шәһәре Иннополис белән таныштыра алабыз. Зөя утравындагы Яңа Әмир (Свияжск) шәһәре тарихы белән танышкач, элеккеге татар авылларына күчәргә була. Хуҗа Әхмәт  һәм Кызыл Яр авыллары хәзер инде Юдино бистәсенә керә. Анда Ян Юдин музее, Николай Чудотворец чиркәве, «Басу» гольф клубы, Уракчыда танылган татар архитекторы Илдар Ханов төзегән Бөтендөнья диннәре гыйбадәтханәсе бар. Кыскасы, монда язылганнар – программага кертергә мөмкин булганның бер өлеше генә әле.

–  Бу сәяхәтләрне кайсы юллар буйлап һәм нинди транспорт төрләре ярдәмендә оештырып булыр дип уйлыйсыз?

–  Май – октябрь айларында су буйлап – елга теплоходларын, «Метеор»ларны, су трамвайларын, моторлы көймәләрне, байдаркаларны, ноябрь – апрель айларында исә моторлы чаналар, һава мендәрендәге чаналарны кулланып булыр иде. Төрле автотранспорт чараларында исә елның теләсә кайсы фасылында йөреп була.

Киләчәккә карап сүз йөртсәк, башка төр транспорт чаралары да барлыкка килер дип уйлыйм. Мәсәлән, арканлы юллар, «оч бөке» («капсула-лёт») кебек җайланмалар. «Оч бөке» хәзерге көндә банкларда, почталарда кулланыла. Кем белә, әлеге бик кулай, һава шартларының нинди булуына карамастан, ел әйләнә хезмәт итә алырдай транспорт бервакыт безне дә сөендерер әле.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү