Авылда бер әби, сөтле ашка агу салып ашатып, 3 оныгын һәм кызын үтергән

Саратов өлкәсенең Маркс районында 50 яшьлек Лидия Ширяева кызын һәм 3 оныгын агулап үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 2021 елның 11 декабрендә Александровка авылында була. Хатын 3, 5 һәм 7 яшьлек оныгына, 23 яшьлек инвалид кызына токмач салып, сөтле аш пешереп ашата. 3 яшьлек Миша белән 5 яшьлек Рита шул кичтә үк  үлә. 23 яшьлек кызы белән 7 яшьлек малай ике көннән соң район хастаханәсендә реанимациядә җан тәслим кыла.

Судмедэкспертиза дүртесенең дә агуланып үлүләрен ачыклый. Авылдашлары башта Ширяевлар йортында инсектицидлар белән эшкәртү булганлыктан, балалар агуланган дип уйлыйлар.

Бер ел вакыт узгач, тикшерүчеләр 4 кеше үлемендә 50 яшьлек Лидиянең гаепле булуын ачыклыйлар. Сорау алганда, ул гаилә әгъзаларын ничек үтерүен күрсәтә. Хатын иренең машина бардачогыннан агу алып, аны ашка салган була.


Фикер өстәү