17 февраль көнне Чита шәһәрендә 33 яшьлек ир-ат һәм күршеләре арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга: ир-ат ремонт эшләре булу сәбәпле, күршеләренең тавышлануларына дәгъвә белдерә. Исерек ир күршеләренә ачуы килеп ишекләренә ата, пуля ишек артында торган 9 яшьлек кызга тия. Кыз алнган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була.
Үлер алдыннан кыз TikTokта видео яздыра. Ул анда өйдә ике туганы белән булуын һәм куркуын әйтә.
— Безнең анда исерек күрше. Ул ишеккә шакый, җимерә. Ул инде берничә сәгать акырып тора, сүгенә. Мин куркам, — дип әйтә ул.
Аның сүзләренчә, видео яздырганда әтисе кибеттә булган. Фатирда ремонт эшләүчеләр һәм 3 бала гына була.
— Мин нишләргә белмим. Ул безнең ишекне вата хәзер. Мин бик куркам, минем йөрәгем кага, куркам, — ди ул. — Ул ишеккә аягы белән тибә бугай. Менә ишетелә дә.
Күрше кызын атып үтергән ир-ат бу көнне бик каты исерек була. Ул бу йортта яшәмәгән булып чыга. Әнисенә кунакка килеп бик каты эчүе ачыклана. Аны ремонт тавышы чыгырыннан чыгара һәм ир-ат ачудан әлеге адымга бара.
Сораштыру вакытында ир-ат атып ишекне ватмакчы булуын әйтә.