“Роспотребнадзор” эш урыннарында корпоративлар үткәрергә киңәш итми

“Роспотребнадзор” Татарстан буенча идарәсе эш урынында корпоративлар үткәрергә киңәш итми. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева белдерде. “Эш урыннарында бәйрәм мәҗлесләре үткәрүгә килгәндә, мөмкинлеккә карап, үткәрмәскә киңәш ителә”, – дигән идарә вәкиле.

Аның әйтүенчә, бәйрәмнәрне хезмәт коллективы белән җәмәгать туклануы предприятиеләрендә оештырырга мөмкин. Әмма анда да зал 70 процентка гына тулы булырга, кешеләр арасында 1,5 метр ераклыкта дистанция сакланылырга, чарада 100дән күп булмаган кеше катнашырга тиеш.


Фикер өстәү