Баласын чиләккә батырып үтергән хатын каенатасының да гомерен өзгән

Буа районында 44 яшьлек хатын-кызны 6 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ул каенатасын үтерүдә гаепләнә.

2020 елның октябрендә килен каенатасы өендә вакытта иреннән, ягъни аның улыннан зарлана. Ата улы командировкадан кайткач аның белән сөйләшергә сүз бирә һәм килененнән күзенә дару салуын сорый. Хатын даруга дип чыгып китә дә балта белән керә һәм каенатасының башына балта белән суга. Ир шунда ук үлә.

Хатын 2018 елда яңа туган сабыен чиләктәге суга батырып үтергән булган. Аны ул вакытта шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Хатын үз гаенбен тулысынча таныган, ул 6 елга гадәти режимдагы колониягә озатылган.


Фикер өстәү