Әби оныгын чиләктәге суга батырып үтергән

Ростов өлкәсендә коточкыч фаҗига булган. Сальский районының бер авылында әби оныгын үтергән.

Тикшерү фаразлары буенча, 4 гыйнварда 47 яшьлек хатын үзенең 23 яшьлек кызына бәби таптырган. Яшь ана табибка учетка басмаган булмаган.

Яңа туган оныгын әби кеше чиләк белән суда батырып үтергән. Аннары үзләре яши торган йорттан ерак булмаган җиргә сабыйны полимер пакетка төреп, күмеп куйган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Хатын үз гаебен тулысынча таныган.


Фикер өстәү