Татарстанда бер ир 6 ел буе йөртү таныклыгыннан башка трактор белән идарә иткән

Татарстанда, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә карамастан да трактор йөртүен дәвам иткән 58 яшьлек кешене хөкем иткәннәр. Бу хакта Татарстан прокуратурасыннан хәбәр иттеләр.

Ир-ат 2014 елның августында исерек килеш руль артына утырган һәм 1,5 елга  йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, шулай ук 30 мең сумга штрафка тартылган була. Тик хокук бозучы документларны инспекциягә тапшырмый һәм 2020 елның октябрендә полиция хезмәткәрләре туктатканчы тракторчы-машинист таныклыгыннан файдалануын дәвам итә. Ул чакта ул шулай ук исерек була.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Аны, административ җәзага тартканнан соң, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, 420 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткәннәр. Шулай ук аңа 3 елга транспорт белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыйганнар.


Фикер өстәү