Балалар бакчаларында «утренник» уздырырга ярый (Роспотребнадзор аңлатмасы)

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева балалар бакчаларында ата-аналар катнашында балалар бәйрәмнәрен үткәрү мөмкин булуын әйтте. Моның берничә шарты бар.

— 2022 елга кадәр гамәлдә булган санитар кагыйдәләре буенча, мәгариф оешмаларында массакүләм чаралар үткәрүгә тыю бар. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе төркем эчендә индивидуаль чаралар оештыруны рөхсәт итә. Бер балага бер олы кеше туры килгән һәм тагын кайбер шартлар исәпкә алынган очракта, — дип аңлатты ул.

Аның әйтүенчә, баланы озата килгән кеше 60 яшьтән өлкәнрәк булмаска тиеш. Барысы да термометрия узарга һәм социаль дистанцияне үтәргә, битлек кияргә мәҗбүр була.

Бер кешегә туры килгән мәйдан 4 метрдан да ким булмаска, ә чарадан соң бүлмәне яхшылап җыештырырга кирәклеген искәртте белгеч. Миләүшә Җамалиева сүзләренчә, бакча мөдире төркемдә «утренник» үткәрү мөмкинлеге турында үзе карар кабул итә. Әмма моның өчен учреждениенең карантинда булмавы шарт.


Фикер өстәү