Дөнья гизүче әрмән кызы Гаянэ Чапанян: «Татарча азмы-күпме 6 яшьтә сөйләшә башладым»

Дөнья гизүче әрмән кызы Гаянэ Чапанянга татар теле башка  халыклар белән аралашу чарасы булып тора. «25 елдан соң әтинең: «Кызым, татарча өйрән», –дигән сүзләре миңа  Катарда башка халыкларга эш  барышын татарча аңлатырга  ярдәм итәр дип кем уйлаган?» – дип гаҗәпләнә ул. Бүген ул – Катарда футбол стадионын дөнья чемпионатына әзерләүчеләрнең берсе. Аны нәрсәләр шаккатырган?

Катарда 21 ноябрьдә  футбол буенча дөнья чемпионаты башлана. Хәзерге вакытта Гаянэ – Лусаил  һәм  974 нче стадионны җиһазлау буенча менеджер.  Монда ул ике айга килгән.  Аның Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында эшләгәне бар, республикада ачылган «Адымнар» мәктәпләрен, Әлмәттәге «Орленок» лагерен җиһазлауда катнашкан. Чит илдә исә  бу – аның беренче тәҗрибәсе. Бер ел элек, эш өчен кирәк дип, инглиз телен дә өйрәнә башлаган. Җиһазлау эше  бик ошый, логистика буенча яки башка авырлыклар туса,  без аны команда белән башкарып чыгабыз, ди.

– FIFA World Cup  чемпионатын оештыручылар 2018 елда Россиядә узган чемпионаттан бик канәгать калган. Шуңа күрә  аннан бик күп белгечләрне җәлеп иттеләр. Россия – минем өчен иң яхшы ил. Әлбәттә, Катарда стадионнар зуррак. Футбол өчен зур акча түгәләр. Тик  чемпионат узгач, стадионнарны мәктәп, укыту оешмаларына бирәләр яки башка максатларда файдаланалар. Әйтик, Лусаил стадионына  80 мең җанатар сыя.  Чара узгач, монда аз керемле илләргә футболны үстерергә ярдәм итәргә җыеналар. Урындыкларын,  җиһазларын да башкаларга бирәчәкләр. Стадионның бер өлешен генә үзләренә калдырачаклар, – ди  Гаянэ.

Гаянэ  Грузиядә туган. 1996 елда  гаиләләре белән Татарстанга күченеп килгәннәр. Дөресрәге, СССР таркалгач,  клуб мөдире булган әтисе  эшсез калган. Шуннан соң Татарстанга төзелешкә килергә мәҗбүр булган. Аннан  инде гаиләсен дә  үзе белән  иярткән.

– Татарстанга килгәч, әти миңа таләп куйды. «Кызым, син  татарлар арасында яшисең, шуңа күрә аларның телен, гореф-гадәтләрен мәҗбүри өйрәнергә тиеш. Бу – шунда яшәүче  урынга һәм биредәге халыкка хөрмәт билгесе. Син аларны аңлаганда, үзеңә дә зур файда булыр», – диде. –  Мин татарча азмы-күпме 6 яшьтә сөйләшә башладым. Без  күченеп килгән беренче авыл – Питрәч районының  Кавал авылы иде. Балалар белән уйнау өчен миңа татарча белергә кирәк иде. Тәүге татар сүзләрен  мәйданчыкта ишеттем. 1 нче сыйныфтан исә татар телен бик тырышып өйрәнә башладым. 6–11 сыйныфларда   Биектау районының Алан-Бәксәр мәктәбендә  укыдым. Татар теленә мәхәббәтне миндә укытучым Айсылу Мөбарәкҗан кызы уятты. Татар теленнән район буенча узган олимпиадада рус телле балалар арасында өченче урын яулаган идем, – дип сөйләде Гаянэ. – Без яшәгән ике авылда да безгә, читтән килүчеләр, дип кырын карамадылар. Татарлар белән туганлашып беттек. Кавказ халкының йола, гореф-гадәтләрен дә сакларга тырышабыз. Шул ук вакытта татар теле мәдәниятен дә яратам. Татарча биим, җырлыйм. Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразованы бик яратып тыңлыйм. Бик күп концертларда булдым.

Алан-Бәксәрдә әтисенең кибете бар икән, менә шунда Гаянэ бер ел  сатучы булып эшләгән. Авыл апалары, әбиләре белән рәхәтләнеп татарча  аралашкан. Кызны гел мактап торганнар. Казандагы сәүдә һәм икътисад университетын тәмамлаган кыз бүген инде яңа биеклекләр яулый.

– Мин татар теленең үзбәк теле белән охшаш булуына шаккаттым. Хәзерге вакытта безнең командада Үзбәкстаннан вәкилләр күп. Кайберләре русча белми, аларга нәрсә эшләргә кирәклеген татарча аңлатам, барысын да  җиренә җиткереп башкаралар. Бүген әле менә сезнең белән татарча сөйләшкәнне ишетеп,  кул чаптылар, – дип шатланып куйды Гаянэ.

Чит  илләрдә матур, рәхәт булса да, үзеңнең торган җиргә бер нәрсә дә җитми. «Кая гына булсам да, Татарстан кебек күңелгә рәхәт урын таба алмыйм. Тизрәк Казанга кайтуны көтәм. Әнинең өчпочмакларын сагындым. Алан-Бәксәрнең әремнәренә кадәр якын миңа», – ди Гаянэ Чапанян.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 


Дөнья гизүче әрмән кызы Гаянэ Чапанян: «Татарча азмы-күпме 6 яшьтә сөйләшә башладым»” язмасына фикерләр

  1. Ни генэ,дисэн дэ.Бу кызый,безгэ якын да тормый.Аларнын Ирлэренэ,Татар кызларына кияугэ чыгарга язмасын.Эрмэннэр дэулэтендэ,эрмэн Хатыны булыр,Татар Хатынын изеп яшэр.

Фикер өстәү