Яңа елдан соң акчаларны «ала» башлаячаклар. Үзәк банк Россиялеләргә сюрприз әзерли

Яңа елдан соң ук кайбер акчалар әйләнештән алына башлаячак. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, купюраларны әйләнештән алу акчаларының дизайны үзгәрү белән бәйле. Беренчеләрдән булып 100 сумлык банкнотлар алмаштырылачак. Акчаны яңаларына алыштыру халык өчен сизелмичә башкарылачак. Әйләнештән беренчеләрдән булып начар хәлдә булган банкнотлар чыгачак.

Үзәк банкта 100 сумлыкларны алмаштыру белән генә чикләнмәячәкләр, 500 сумлык яңа төр банкнотлар да булачак.  Хәзерге вакытта Кавказның истәлекле урыннары сурәтләнгән 60тан артык дизайн варианты бар.

Билгеләп үтик, Россиядә акчаларның тышкы кыяфәтен 2025 елга бөтенләй үзгәртергә вәгъдә итәләр. Ә иске акчалар әйләнештә 2029 елга кадәр булачак.


Фикер өстәү