Үзәк банк җәй көне 1000 һәм 5000 сумлык яңа банкнотлар тәкъдим итәчәк

Үзәк банк 1997 елгы үрнәк буенча биш һәм ун сумлык акчаларны яңадан бастыра башлаячак. 

Яңа чыгарылган банкнотлар илнең кайбер төбәкләрендә кулланылышка кергән инде, дип белдерде Үзәк банк рәисе урынбасары Сергей Белов. Аларның дизайны элеккечә калачак, әмма сыйфаты яхшырак булачак. Тәңкә җитештерү өчен металл бәясе кыйммәтләнгәнлектән әлеге карарга килгәннәр, ә кәгазь акча чыгару арзанрак төшәчәк.

Белов шулай ук 2023 елның җәендә Үзәк Банкның модернизацияләнгән 100 сумлык банкнотлар, шулай ук яңартылган 1000 һәм 5000 сумлык банкнотлар чыгарырга ниятләвен әйткән.


Фикер өстәү