«Ярдәм янәшә!» иҗтимагый хәрәкәте волонтерлары тагын эшкә кереште

Мобилизацияләнгән егетләргә кирәк-яраклар җыю, аларның гаиләләренә ярдәм итү, бушлай юридик ярдәм күрсәтү… «Ярдәм янәшә!» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре бу көннәрдә әнә шундый зур эш башлап җибәрде. Волонтерлар хәтта караучысыз калган йорт хайваннарын да үз карамагына алмакчы. Ил-көнгә зур сынау килгән чакта ярдәмнең артыгы юк.

Хәтерләсәгез, ике ел элек тормышыбызга «коронавирус» дигән зәхмәт үтеп кергәч тә, «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте волонтерлары иң беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыкты. Хәрәкәтнең координаторы Тимур Сафин сүзләренә караганда, пандемия чорында волонтерлар барлыгы 55 мең гаиләгә азык-төлек, кайнар аш тапшырган, 4 меңләп кешегә онлайн рәвештә хокукый, психологик ярдәм күрсәткән, «кайнар элемтә»гә мөрәҗәгать иткән 5 меңнән артык кешегә борчыган сорауларына җавап табарга булышкан.

–  Бүген без кабат берләштек. Бу юлы инде мобилизациягә эләккән ир-атларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәчәкбез. Эшкә керештек инде. Һәр оешма үз юнәлешендә ярдәм күрсәтә башлады. Ярдәм төрләренең саны да арттырылачак. Мондый зур эшне бергә, бердәм булган очракта гына башкарып чыгарга була, – ди Тимур Сафин.

Ярдәм димәктән, бу мәсьәләгә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте.

– Украинада махсус хәрби операция шартларында безнең батыр хәрбиләр дөньяны, азатлыкны һәм илебезнең киләчәген яклый. Ватанны саклаучыларга ярдәм итү буенча даими рәвештә эш оештырылган. «Ярдәм янәшә!» фонды белән берлектә теләге булган һәр кеше хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә ала. Моннан тыш, мобилизацияләнгән ир-атларның балигъ булмаган балаларына бер тапкыр 20 мең сум түләү турында карар имзаланды, – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте вәкилләре хәзерге вакытта гуманитар ярдәм җыю пунктлары оештырган. Анда мобилизациягә эләккән егетләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итәргә теләгән һәркем кирәк-ярак тапшыра ала. Гуманитар ярдәм җыю пунктларының адресы һәм эш графигы белән «ярдәм.рф» сайтында танышырга мөмкин.

«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте вәкилләре хәзерге вазгыятьтә төшенкелеккә бирелгән, югалып калган, курыккан кешеләргә психологик ярдәм дә күрсәтәчәк. Тимур Сафин сүзләренә караганда, халыкка юридик ярдәм дә булачак. Бу эш Татарстанның Юстиция министрлыгы белән берлектә башкарыла.

Волонтерлар мобилизациягә эләккән егетләрнең гаиләләренә дә булыша. Әле күптән түгел генә Яшел Үзәндә яшәүче бер анага кышка утын әзерләп биргән алар. Лаеклы ялдагы апаның улы мобилизациягә эләккән. Кышка утын әзерләү мәшәкате дә ялгыз ана җилкәсендә калган. Утынны Яшел Үзән урманчылыгыннан кайтарганнар. Волонтерлар хуҗасыз калган йорт хайваннарын да кайгыртмакчы.

Волонтерлар ярдәменә мохтаҗ кешеләр 8(800) 350-02-16 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. «Ярдәм янәшә!» хәрәкәтенә кушылырга теләгән кешеләргә дә шушы номер буенча шалтыратырга кирәк. Шалтыратулар иртәнге сәгать тугыздан кичке алтыга кадәр кабул ителә.

Әлеге саваплы эшкә үз өлешеңне акчалата да кертергә мөмкин. «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте вәкилләре бу максаттан махсус счет ачты. Акчалата ярдәмне әнә шундый ышанычлы счетларга гына күчерергә кирәк, ди хокук сакчылары. Ник дигәндә, һәр нәрсәдән үзенә файда алырга яраткан мошенниклар бу очракта да тик ятмый. Мобилизациядән коткарырга, йә булмаса, киресенчә, анда эләккән егетләргә ярдәм итәргә вәгъдә итеп, халыкны төп башына утыртулары турында хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Хәтерләсәгез, әле күптән түгел генә шул рәвешле Лениногорск районы башлыгын да төп алдый яздылар.

Гуманитар ярдәм җыю эшендә республика районнары да актив катнаша. Әйтик, Алабуга районыннан мобилизациягә эләккән егетләргә медицина кирәк-яраклары, дарулар, төнге күзәтү җиһазлары җибәргәннәр. Балык Бистәсе егетләренә дә бу көннәрдә районнан кирәк-ярак тутырылган биштәр, дарулар, телефонның зарядкасын тутыру өчен кирәкле пауэрбанк китергәннәр.

Ватан алдында бурычын үтәргә киткән егетләргә ярдәм җыюны үзлегеннән оештырган кешеләр дә шактый арабызда. Чаллыда яшәүче эшмәкәр Рөстәм Гәрәев – шуларның берсе. «Алга» һәм «Тимер» батальоннарындагы якташларына ярдәм итү өчен, «Вместе-к-победе.рф» фондын булдырган ул. Хәзер инде аңа республиканың башка районнарыннан да гуманитар ярдәм җибәрергә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итәләр икән. Бүген берничә эшмәкәр берләшеп, республика күләмендә 25 гуманитар ярдәм җыю пункты булдырган. «Аларның тулы исемлеге фонд сайтына урнаштырылган. Шунда ук җыелган гуманитар ярдәм арасында ниләр бар икәнен дә белергә була. Аларны хәзерге вакытта егетләргә аеруча кирәк булган мөһим әйберләр исемлеге буенча җыябыз. Әйтик, безнең Менделеевск районыннан киткән егетләргә 110 термос кирәк иде. Күптән түгел генә шуларны җыеп җибәрдек, – ди эшмәкәр.

 

«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте аша егетләргә акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты:

«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК

БИК 049205805

корреспондент счеты 30101810000000000805

«Түләү максаты» дигән графада: «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» дип күрсәтергә онытмагыз.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү