Кондыз сыекчасы нидән файдалы?

Балтач районының Алан авылында яшәүче Хәлим Кәримов кондыз сыекчасы (бобровая струя) һәм бурсык мае әзерләп сата.

Соңгысы турында шактый ук ишеткән бар һәм файдасы тигән кешеләрне дә беләбез. Ә менә кондыз сыекчасы яңалык булып тоелды. Шуңа күрә анысы турында бераз белешәсе иттек.

– Фәнни телдә аны кастореум дип йөртәләр, – дип аңлатты Хәлим Кәримов. – Ул үзенчәлекле исле майлы сыекча. Табигатьтә кондызлар аны үзләре яшәгән урыннарга “тамга” салып калдырыр өчен куллана.
Кондыз сыекчасын халык медицинасында бик еш кулланалар икән. Аяк буыннары авыртканда, инсульттан соң паралич булганда, гаймориттан, йогышлы тән авырулары булганда файдаланырга мөмкин. Шулай ук күз күреме белән проблемалары булучылар, радикулет, остеохондроз, ашказаны авыртып җәфаланучыларга да ярдәме тия икән. Йөрәккә дә файдасы зур, ди.

– Теләсә нинди препарат шикелле үк, кондыз сыекчасын да дөрес куллана белергә кирәк. Алай эшләгәндә авыруны гына дәвалап калмыйча, иммунитетны да ныгытырга булыша. Кондыз сыекчасын коры килеш тә, спиртта һәм аракыда җебетеп тә файдаланырга мөмкин. Шулай ук бал белән эшләүчеләр дә бар. Аның сихәтен күчүчеләр бик күп. Халык гел сорап тора, – ди Хәлим Кәримов.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү