Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Наил Залаков фермерлар үсеше, кооперативлар оештыру буенча актив эшләүче районнарны атады.
Кукмара, Саба, Азнакай, Биектау, Сарман, Тукай, Түбән Кама районнары проектларда актив катнашкан. Аларда 3-9 кеше проектлар кысаларында ярдәм алуга ирешкән.
Ә менә Чирмешән, Югары Ослан, Әгерҗе, Ютазы, Менделеевск, Зәй һәм Питрәч районнарында бер генә җиңүче дә булмаган.