16 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

320 ел элек (1702) Петр I «Ведомости» дип аталган беренче рус матбугат газетасын булдыру турында указга кул куя

Тикшеренүчеләр раславынча, «Ведомости»ның беренче номерлары дөньяга Петр I указыннан соң ук диярлек барлыкка килә. Әмма бу номерлар кулъязма рәвешендә генә саклана һәм чагыштырмача күптән түгел генә табыла. Газетаның безгә басма рәвештә килеп җиткән беренче нөсхәсе 2 гыйнвар датасы белән исәпләнә.

 194 ел элек (1828) — Петербургта беренче «Ашыгыч ярдәм»

Император Николай I  Министрлар комитетының «Кинәт үлеп баручы һәм зыян күргән кешеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен оешмаларны гамәлгә кую турында»гы нигезләмәсен раслый. Оешмаларның эше 1829 елның 1 гыйнварыннан башлана.

65 ел элек (1957) «Восток» Совет Антарктика фәнни станциясе ачыла

Ул 2 нче Совет Антарктика экспедициясе вакытында барлыкка килә. Станция 1819-1821 еллардагы беренче рус Антарктика экспедициясендә катнашучы «Восток» исемле җилкәнле каек хөрмәтенә атала.

Фәнни станция Көньяк полюстан – 1253 чакрым һәм диңгез яры буйларыннан 1260 чакрым ераклыкта урнаша.

Мондагы климат – Җирдәге иң авыр шартларның берсе. 1983 елда температураның абсолют минимумы (минус 89,2 градус) теркәлә.

105 ел элек (1917) «Барлык хәрби хезмәткәрләр хокукларын тигезләү турында» РСФСР Халык Комиссарлары Советы Декреты чыга

Россия империясенең барлык иске чиннары һәм исемнәре, мактау билгеләре һәм орденнары гамәлдән чыгарыла. Моннан тыш, офицерлар тарафыннан төрле йөкләмәләр үтәгән вестовойлар институты да гамәлдән чыгарыла. Яңа Кызыл армия бары тик ирекле рәвештә оештырылыр, дип уйланыла.  Әмма тиздән массакүләм мобилизациягә күчәргә туры килә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү