26 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара таможня көне

Бу көнне 1953 елда Бельгиянең Брюссель шәһәрендә Таможня хезмәттәшлеге советының беренче сессиясе була. 1994 елдан ул Бөтендөнья таможня оешмасы дип атала башлый. Халыкара таможня көнен беренче тапкыр 1983 елда билгеләп үтәләр. Бу оешмада дөньядагы 180 таможня хезмәте әгъза булып тора. Россия 1992 елда керә.

498 ел элек (1525) Россиянең беренче басма картасы чыгарыла

1525 елның 26 гыйнварында Италиядә атаклы картограф Баттист Аньезе тарафыннан Мәскәү җирләре картасы чыгарыла. Ул рус илчесе Дмитрий Герасимов һәм епископ, тарихчы Павел Иовийның «Московит илчелеге китабы» буенча төзелә. Заман күзаллаулары буенча Россиянең бөтен төньягы океан белән капланган, әмма шул ук вакытта Кара һәм Азов диңгезләре шактый дөрес күрсәтелә.

Озак вакытлар карта югалган дип санала. XX гасыр башында гына ул Вроцлавның (Польша) университет китапханәсендә табыла. 1993 елның декабрендә ул Лондонның Sotheby ‘s аукционында сатып алына һәм Россиягә кайтарыла. Хәзерге вакытта карта Россиянең дәүләт архивында саклана.

105 ел элек (1918) Владимир Ленин «Россия республикасында Көнбатыш Европа календарен кертү турында»гы декретка кул куя

Революциягә кадәр Россиядә исәп Юлиан календаре буенча алып барыла. Яңа декретта «Бу елның 31 гыйнварыннан соңгы көнне 1 февраль дип түгел, ә 14 февраль дип санарга» дип языла.

240 ел элек (1783) императрица Екатерина II «Ирекле типографияләр турында»гы указга кул куя

Бу документ нигезендә басма эше белән шөгыльләнүчеләргә мөмкинлек ачыла. Шәхси типографияләр Петербург белән Мәскәүдә генә түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә барлыкка килә. Аларның эшчәнлегенә контрольлек итү полициягә тапшырыла. Әмма 13 елдан соң Россиядә китап бастыру эшләренең бик нык үсеп китүеннән куркып, патшабикә ирекне чикләүче указга кул куярга мәҗбүр була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү