Дәүләт Советы республика Конституциясенең 60 статьясына төзәтмәләрне кабул иткән

Дәүләт Советы депутатлары республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында законны кабул иткән. Татарстанның Төп законы статьяларының яртысына төзәтмәләр кертелгән. Үзгәрешләр Татарстанның югары вазыйфаи заты вазыйфасы атамасына, федераль хакимият органнары бүлекләре җитәкчеләрен килештерүгә, гражданлык мәсьәләләренә кагыла.

Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин законны икенче укылышта һәм тулаем кабул итәргә тәкъдим иткән.

“Әлеге закон проектына төзәтмәләр кермәде. Законны тагын бер кат игътибар белән укып чыктык, бернинди дә хата юк, ул әзер. Лингвистика экспертизасы бәяләмәсе бар. Комитет закон проектын икенче укылышта һәм тулаем кабул итәргә тәкъдим итә”, – дигән ул.

Депутатларларның күпчелеге төзәтмәләрне хуплаган. 73 е – аларны хуплап, 9ы –“юк” дип тавыш биргән, бер депутат бер якка да кушылмаган.


Фикер өстәү